Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын каләм" фестивалендә яшь журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзер булырга чакырдылар


Римма Ратникова
Римма Ратникова

Узган ел икътисади кыенлыклар аркасында фестиваль үткәрелмәде.

Бер ел тукталып торганнан соң, быел "Алтын каләм" яшь журналистлар фестивале оештырыла. Бәйгенең финал өлешенә үткән 72 катнашучыны Казанда өч көн дәвамында "Татмедиа" агентлыгында узучы күчмә мәктәпкә җыйдылар. Алар белән очрашуда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Римма Ратникова булачак журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзерләнергә чакырды.

"Халыкка мәгълүмат тарату — зур җаваплылык. Үзеңнең шәхси фикереңне, позицияңне җиткерәсең. Бүгенге мәгълүмати сугыш шартларында дөрес, тикшерелгән мәгълүматны кешеләргә җиткерү — бик мөһим", диде ул.

Быел фестиваль биш тематик юнәлештә узачак. Бу — патриотик тәрбия, яшьләрнең психологик саулыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше, милләтара берлек, гаилә һәм фәнни-технология үсеш елы.

Фестивальгә барлыгы 308 гариза килгән. Шуларның 72се финалга үткән. 13-15 майда алар "Татмедиа" агентлыгына караган редакцияләрдә күчмә мәктәптә тәҗрибә алалар. Җиңүчеләрне июнь ахыры — июль башында Казанга җыячаклар.

Фестиваль кысаларында өч гран-при биреләчәк. Аларның икесе Казан федераль университетының журналистика Югары мәктәбенә һәм Филология институтына, берсе — Казан энергетика университетына укырга керә алачак. Шулай ук югары уку йортларында һәм техникумнарда эшләүче медиа үзәкләр өчен ике номинация уйнатылыр дип көтелә. Җиңүче үзәкләргә 1 млн сум вәгъдә итәләр.

Бәйгедә катнашучылар 8 номинациядә көрәшәчәк. Аерым алганда, татар һәм урыс басма матбугаты, радио һәм подкаст, ТВ һәм видеоблог, фотожурналистика, дизайн һәм верстка, SMM, реклам һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре.

  • "Алтын каләм" фестивале 1996 елдан оештырыла. Ул бары 2023 елда үткәрелмәде. Бүгенге очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков узган ел фестиваль "икътисади проблемнар аркасында" оештырылмады дип белдерде.
  • 2015 елда "Алтын каләм" бәйгесе ачылышында КФУның журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинова хәзерге заман журналистикасының кризиста булуын таныды.
  • Украина сугышы башланганнан соң Татарстан рәсмиләре "фейк" һәм "мәгълүмати сугыш" төшенчәләрен еш куллана башлады. Ел башында Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров ялган хәбәрләргә каршы көрәшергә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG