Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендә Ростехнадзорның ике хезмәткәрен һәм "Пионер" мәгъдәнлеге баш инженерын кулга алганнар


"Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре. Алар 1 апрель көнне төгәлләнде, эчтә 13 кеше калды
"Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре. Алар 1 апрель көнне төгәлләнде, эчтә 13 кеше калды

1 апрельдә "Пионер" мәгъдәнлегендә шахтачыларны коткару эшләре төгәлләнде. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Җимереклекләр астында калган 13 кешене - шул исәптән Башкортстанның биш ир-егетен дә һәлак булды дип таныдылар.

Амур өлкәсендәге мәхкәмә Ростехнадзорның Ерак көнчыгыш идарәсенең Амур өлкәсендәге куркыныч җитештерү объектларын күзәтү бүлеге җитәкчесе урынбасарын һәм баш инспекторын ике айга кулга алган. Шулай ук "Пионер" мәгъдәнлеге баш инженеры да ике айга кулга алынган, мәгъдәнлектә җимереклекләр астында 13 шахтачы, шул исәптән Башкортстаннан килеп эшләгән биш эшче калган иде. Бу хакта төбәк прокуратурасында хәбәр итәләр.

Ростехнадзорның ике хезмәткәренә "гамьсезлек" турында (Җинаять кодексының 293 маддәсе, 3 өлеше) гаепләү белдергәннәр. Тикшерү фаразынча, 2022 һәм 2023 елларда "Пионер" мәгъдәнлеге эшчәнлеген тикшергән чакта алар "куркыныч җитештерү объектларының иминлеге турындагы" канунның "тупас бозылуын" ачыклый алмаган.

"Пионер"ның баш инженеры Денис Черниковны эш алып барганда иминлек таләпләрен бозуда (Җинаять кодексының 216 маддәсе, 3 өлеше) гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча, ул эш алып барылган урын янында су белән тулы карьер булуын белгән, әмма аны корыту эшләрен оештырмаган. Нәтиҗәдә мәгъдәнлеккә су бәреп кергән һәм тау токымнары җимерелгән.

Аңарчы "Пионер"ның идарәче мөдире Алексей Бирюковны кулга алдылар. Тикшерү фикеренчә, Бирюков шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган.

Мәгъдәнлектә коткару эшләре 1 апрельдә тәмамланды. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Яңа борауланган тишекләрдән күренгәнчә, эшчеләр була алган урын тау калдыклары һәм су белән тулган.

Җимереклекләр астында калган 13 кешене - шул исәптән Башкортстанның биш ир-егетен дә һәлак булды дип таныдылар. "Пионер" мәгъдәнлеге карый торган "Покровский рудник" ширкәтендә һәлак булган таучыларның гаиләләрендәге һәр әгъзага (әти-әнисе, тормыш иптәше, балалары) шахтачының бер еллык хезмәт хакы кадәр акча биреләчәк дип белдерделәр. Шулай ук ширкәт таучыларның балаларына балигъ булганчыга кадәр ай саен әтиләренең бер айлык хезмәт хакы кадәр акча биреп барачак.

  • "Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән.
  • 29 мартта Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә җимереклекләр астында калган Башкортстан шахтачыларының берсе - Вадим Николаевның гаиләсе Сhange.org сайтында петиция чыгарган иде. Русия президенты Владимир Путиннан Амур өлкәсендәге "Пионер" шахтасыннан шахтачыларны коткару белән бәйле хәлне контрольгә алуын сорыйм. Телевизордан алдыйлар. Чынлыкта булганча сөйләмиләр. Вакытны әрәм итәләр, кешеләр үләргә мөмкин, зинһар, булышыгыз. Вакытны нигә сузарга?"диелгән мөрәҗәгатьтә.
  • Mkset мәгъдәнлектә җимерелгән тау токымнары астында калган Башкортстан шахтачыларының шәхесләре турында язма чыгарды. "Бу - Юрий Марков, Вадим Николаев, Ролан Шәрипов, Олег Симонов (дүртесе дә Сибайдан) һәм Эмиль Вәлиханов (Учалыдан). Алар рок-музыка белән кызыксынган, балаларын тәрбияләгән һәм гомерләренең күп елын авыр хезмәткә багышлаган", диелә хәбәрдә.
  • Шул ук вакытта "Пионер" шахтасы җимереклекләре астында ятучы Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын искәртте. Мәсәлән, берсенең хатыны "АиФ" басмасына мәгъдәнлек белән бәйле бөтен яңалыкларны медиадан беләм, республика хакимиятләре безнең белән элемтәгә чыкмады дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG