Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путиннан Башкортстан шахтачыларын коткаруны үз контроленә алуын сорыйлар


"Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре
"Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре

"Телевизордан алдыйлар. Чынлыкта булганча сөйләмиләр. Вакытны әрәм итәләр, кешеләр үләргә мөмкин, зинһар, булышыгыз. Анда калган шахтачыларның туганнарыннан хәбәрләр килә. Техника тик тора, беркем берни эшләми диләр. Ә телевизордан бөтенләй башкача күрсәтәләр", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә җимереклекләр астында калган Башкортстан шахтачыларының берсе - Вадим Николаевның гаиләсе Сhange.org сайтында петиция чыгарган.

"Русия президенты Владимир Путиннан Амур өлкәсендәге "Пионер" шахтасыннан шахтачыларны коткару белән бәйле хәлне контрольгә алуын сорыйм. Телевизордан алдыйлар. Чынлыкта булганча сөйләмиләр. Вакытны әрәм итәләр, кешеләр үләргә мөмкин, зинһар, булышыгыз. Үтенәбез сездән. Хәзер анда калган шахтачыларның туганнарыннан хәбәрләр килә. Техника тик тора, беркем берни эшләми диләр. Ә телевизордан бөтенләй башкача күрсәтәләр. Вакытны нигә сузарга?" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Петицияне бу хәбәр язылган вакытка 1700дән артык кеше имзалаган.

Бүген Mkset мәгъдәнлектә җимерелгән тау токымнары астында калган Башкортстан шахтачыларының шәхесләре турында язма чыгарды. "Бу - Юрий Марков, Вадим Николаев, Ролан Шәрипов, Олег Симонов (дүртесе дә Сибайдан) һәм Эмиль Вәлиханов (Учалыдан). Алар рок-музыка белән кызыксынган, балаларын тәрбияләгән һәм гомерләренең күп елын авыр хезмәткә багышлаган", диелә хәбәрдә.

Аерым алганда петициядә исеме телгә алынган Вадим Николаев турында басма ул 1992 елгы дип яза. Аның вахтага 15 мартта китүе әйтелә.

Кичә, 28 мартта, Амурда җимерелгән шахтадан таучыларны коткару эшләре туктатылып торуы хәбәр ителгән иде. Оператив хезмәтләрдә әйтүләренчә, коткару эшләрен туфрак хәрәкәтчән булганга күрә туктатканнар. Коткаручылар эшчеләр калган шахтага төшеп җитү өчен дүртенче тишек ясамакчы булган. Әмма кабат тау токымнары ишелү куркынычы булганга, бораулау эшләрен кичектерәләр.

Шул ук вакытта "Пионер" шахтасы җимереклекләре астында ятучы Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын искәртә. Мәсәлән, берсенең хатыны "АиФ" басмасына мәгъдәнлек белән бәйле бөтен яңалыкларны медиадан беләм, республика хакимиятләре безнең белән элемтәгә чыкмады дигән.

  • "Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән. Бу кешеләрнең язмышы әле дә билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG