Русия аннексияләгән Кырымда "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 117 кеше эзәрлекләнә, аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаеплиләр. Бу оешма Русиядә тыелган, әмма күпчелек башка илләрдә рөхсәт ителгән. Әлеге белешмәләрне бүген, 27 гыйнварда Кырымтатар ресурс үзәге китерде, дип яза Крым.Реалии.
Оешма белешмәләренә күрә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е — тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.
"Бу җинаять эшләрендә гаепләүләр "яшерен шаһитләргә" һәм Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән хезмәттәшлек итүче "белгечләрнең" нәтиҗәләренә генә нигезләнә. Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар", дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге.
Оешма Русиянең мондый сәясәте "башкача фикер йөртүгә, шулай ук баскынлыктагы Кырымда яшәүчеләрнең сәяси һәм дини карашларына каршы көрәшне күрсәтә", дип белдерәләр.
Шул ук вакытта Русия хакимиятенең "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләнүчеләргә золымнары артуы да искәртелә, аларны 19ар елга ирекләреннән мәхрүм итәләр, алар беренче елларын төрмәдә уздыра, диелә.
Моның белән бәйле рәвештә Кырымтатар ресурс үзәге "Хизб ут-Тәхрир эше"ндә гаепләнүчеләргә чыгарылган бөтен хөкем карарларын гамәлдән чыгаруны, башка сәяси тоткыннарны да кичекмәстән азат итүне таләп итә. Шулай ук башка илләрдән аннексияләнгән Кырымда сәяси эзәрлекләүләрне туктату өчен Русиягә басымны көчәйтүне сорый.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум