Бүген, 5 февральдә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре кырымтатарларда тентүләр үткәргән һәм аларны тоткарлаган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе хәбәр итә. Мәгълүматны хокук яклаучы Лутфие Зудиева да раслады.
Аның әйтүенчә, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә кырымтатарлар Эмир Куртнезиров, Абибулла Сметляев, Рустем Мустафаев, Мырзаали Таҗибаев һәм Бәхтияр Аблаевка тентү белән Русия федераль миинлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре килгән.
"29 яшьлек агроном Эмир Куртнезиров —Җадра (Лобаново) авылыннан. 2024 елның 5 мартында ФСБ хезмәткәрләре аның әтисе —Ремзи Куртнезировның өендә тентү үткәргәннәр иде, хәзерге вакытта ул инвалидлыгы сәбәпле йорт сагында утыра.
33 яшьлек Абибулла Смедляев — Борлак Тама (Новокрымское) авылыннан, дүрт балигъ булмаган бала атасы).
37 яшьлек сантехник Рустем Мустафаев — Источное авылыннан, өч балигъ булмаган бала атасы.
Иртәнге сәгать җидедә туганнары Киров районының Кызыл терчек (Яркое Поле) авылында 44 яшьлек ашчы Мырзаали Таҗибаевта да тентү булуын хәбәр итте.
Иртәнге сәгать тугызда активистлар бишенче тентү һәм тоткарлау турында җиткерде. Җанкөй районының Манай (Ковыльное) авылыннан Бәхтияр Аблаев", дип яза Зудиева.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, дүрт кырымтатарны тикшерү эшләре үткәрү өчен хәзерге вакытта Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киткәннәр.
"Алар ишекне бәреп кергән, ирем белән ишетмәдек. Иремне уятканнар, мин исә өйдәге тавышлардан уяндым. Тентү үткәрү турындагы карарны укыдылар да, тенти башладылар. Ахырдан иремне озакка алып китәчәкләрен әйттеләр. Аңа тәһарәт алып, намаз укырга рөхсәт иттеләр. Бөтен документларны җентекләп тикшерделәр, гараждагы машинаны карадылар, чорманы да тикшереп чыктылар. Ирем берни дә имзаламады, адвокат килгәч аңлатмалар бирермен диде", дип сөйләгән Рустем Мустафаевның хатыны Шефиха.
- 2014 елда Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң кырымтатарлар өчен тыныч тормыш бетте. Активистлар, руханиларга карата террор дәвам итә. Кырымтатарларның өйләренә тентүләр белән килү, куркыту, җинаять эшләрен ачу, ирләрне төрмәләргә утырту, аларның хатыннарына, туганнарына басым ясау, кинәт кенә кешеләрнең югалуы, кыйналуы — болар барысы да 2014 елдан соң Кырымдагы чынбарлык.
- ФСБ күрсәтмәсе белән Кырымда кырымтатар ирләренә карата "Хизб ут-Тәхрир" эше белән җинаять эшләрен ачу, төрмәгә утырту эшләре конвейерга салынган. Төрмә, колонияләрдә дә алар даими штраф изоляторларга утыртыла.
- Русия аннексияләгән Кырымда "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 117 кеше эзәрлекләнә, аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаеплиләр. Әлеге белешмәләрне 27 гыйнварда Кырымтатар ресурс үзәге китерде.
- Оешма белешмәләренә күрә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е — тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.
- "Бу җинаять эшләрендә гаепләүләр "яшерен шаһитләргә" һәм Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән хезмәттәшлек итүче "белгечләрнең" нәтиҗәләренә генә нигезләнә. Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар", дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге.
- Шул ук вакытта Русия хакимиятенең "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләнүчеләргә золымнары артуы да искәртелә, аларны 19ар елга ирекләреннән мәхрүм итәләр, алар беренче елларын төрмәдә уздыра, диелә.
- Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум