Accessibility links

Апрельдә Казан авиация заводында Ту-214 очкычлары җитештерү планын 40 процентка гына үтәгәннәр


Казан авиация заводы. Архив фотосы
Казан авиация заводы. Архив фотосы

Планны үтәү өчен җиһазлар да эшчеләр дә җитми. Шул ук вакытта "Коммерсантъ" мәгълүматынча, Казан авиация заводына очкычларны тапшыру вакытлары күчерелгән өчен аудитор тикшерүе киләчәк.

Быел апрель аенда Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы Ту-214 юлчы очкычларын җитештерүдә айлык планны якынча 40 процентка үтәгән. Сәбәбе - кирәкле җиһазлар юк һәм эшчеләр нык җитми. "Туполев" ширкәтенең идарәче мөдире Константин Тимофеев әйтүенчә "нәтиҗәләр бик канәгатьләндерерлек түгел". Бу хакта 28 майда чыккан "Вперед" корпоратив газетындагы язмада әйтелә, дип яза "Бизнес Online".

Язмада искәртелгәнчә, 91 эшче җитми һәм очкычларны заказ бирүчесенә тапшыруның вакытлары кичектерелә. Ни кадәргә кичектерелүе әйтелмәгән.

"Кешеләр дә җитми, станоклар да", дип аңлаткан Тимофеев.

Шул ук вакытта "Коммерсантъ" мәгълүматынча, Казан авиация заводына очкычларны тапшыру вакытлары күчерелгән өчен аудитор тикшерүе киләчәк.

  • Күптән түгел "Аэрофлот" һава ширкәтенең Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларыннан баш тартырга теләве билгеле булды. Очкычларны тапшыру вакытлары күчерелгәнгә күрә "Аэрофлот" Казанда җитештерелүче барлыгы 40 "Ту-214" очкычыннан баш тартып, алар урынына МС-21 очкычлары сатып алмакчы.
  • Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы Русия һава ширкәтләренә Ту-214 юлчы очкычларын быел ук җитештереп тапшыра башламакчы. Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксынды.
  • Былтыр җәй Русия президенты Владимир Путин карары белән Казан авиация заводына Русия дәүләт байлыгы фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп биреләчәге хәбәр ителде. 2025 елга Казан заводы елына 10 Ту-214 очкычын чыгара башларга тиеш, дип искәртте Русия премьер-министры Михаил Мишустин. "Бу модельнең төп өстенлеге — ул тулысынча русия детальләре белән, шул исәптән ПС-90А русия моторы белән ясалачак", диде ул.
  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
  • Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG