Accessibility links

Кайнар хәбәр

Геноцид карары Төркияне ачуландырды


1915 ел вакыйгаларын "геноцид" дип атау тәкъдименең АКШ вәкилләр пулатында кабул ителүенә Төркия кискен реакция күрсәтеп, Вашингтондагы вәкилен кире чакыртты. Әрмәнстан исә конгресс резолюциясен "кешелеккә каршы җинаятьчелекне туктатуда" зур сәяси адым буларак атады.

АКШ вәкилләр пулатының тышкы мөнәсәбәтләр комиссиясе Беренче дөнья сугышында әрмәннәрнең күпләп үтерелүен "геноцид" дип атау тәкъдимен хуплады. Төркия 1915 елда әрмәннәргә каршы "геноцид" кылуда гаепләнә. Комиссиянең бу карарына кискен реакция күрсәткән Төркия, Вашингтондагы Төркия илчесен Анкарага чакырды.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу карарның йогынтысы бер якка гына булмаячагын әйтте. "Эчке сәясәттә кечкенә мәнфәгатьне кайгырту Төркиягә зыян салмас, бәлки бу АКШның стратегик мәнфәгатенә дә зыян китерер", дип кисәтте ул.

Төркия Әрмәнстан алга сөргән "геноцид" гаебен фән нигезендә тикшерү тәкъдимен яңарта. Давутоглу бу мәсьәләне сәясәт аша чишәргә тырышу урынына, архивларга нигезләнеп тикшерергә чакырды.

Обама хакимияте вәкилләр пулатында резолюцияне туктатырга чакырып, карар хупланган очракта Якын Көнчыгыш сәясәтендә зур роль уйнаган НАТО әгъзасы Төркияне рәнҗетәчәге турында кисәткән иде.

Америкадагы әрмән оешмасы башлыгы Кеннет Һачикиан сүзләренә караганда, Төркия һәм Ак йорт басымына карамастан, резолюция кабул ителү әрмәннәрне канәгатьләндергән.

"Без комиссиянең Төркияне АКШ тышкы сәясәтенә басымын туктату юнәлешендә кылган бу карарын хуплап каршы алабыз. Комиссия тынычлык һәм гаделлекне яклап әрмән геноцидын таныды", дип әйтте Кеннет Һачикиан.

Әрмәнстан тышкы эшләр министры Эдуард Налбандиян: "Бу карар белән Америка үзенең кеше хокуклары кыйммәтләренә ни кадәр игътибар бирүен күрсәтте", дип белдерде.

Икенче яктан, әрмән геноцидын тану тәкъдименә Азәрбайҗан да каршы чыкты. Хакимияттәге "Яңа Азәрбайҗан" партиясе урынбасары Гали Әхмәдов карарга карата борчылу белдереп, аны "тарихны ялган күрсәтү" дип атады. Һәм ул бу карарның Карабах мәсьәләсенә дә зур йогынты ясaячагы турында кисәтте.

Тәкъдимнең кабул ителүе өчен аның гомум конгресста каралуы шарт. Ләкин аның гомум җыенда кабул ителүе мәсьәләсе әлегә икеле.

2007 елда вәкилләр пулаты әрмән резолюциясен кабул иткәннән соң, Төркия охшаш реакция күрсәтеп, илчесен Анкарага чакырган иде. Ул вакыттагы АКШ президенты Джордж Буш бу хакта канун әзерләүчеләрне кисәтеп, карарны туктатырга чакырган иде. Максатына ирешкән Анкара бер атнадан соң илчесен кире кайтарды.

Хәзер Төркия АКШны тагын бер тапкыр резолюцияне мәҗлестән үткәрмәскә чакыра.

Чит илләрдәге әрмән диаспорасы озак еллардан бирле, 1915 елда булган вакыйгаларны дөньяга "геноцид" итеп танытырга тырыша. Әрмәнстан Төркияне Госманлы империясе вакытында 1.5 миллион әрмәнне күпләп үтерүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG