Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азаров: "Кырымтатарлары мәсьәләсенә җитди карыйбыз"


Төркиядә узган "Үзгәреш җитәкчеләре җыенында" катнашучылар; уңнан икенче - Николай Азаров
Төркиядә узган "Үзгәреш җитәкчеләре җыенында" катнашучылар; уңнан икенче - Николай Азаров

13-14 мартта Төркиядә узган "Үзгәреш җитәкчеләре җыеныда" (Leaders of Change Summit) катнашкан Украина премьеры Николай Азаров TRT каналына биргән әңгәмәсендә кырымтатарлары проблемнары турында хисап тотты.

17 мартта Төркия дәүләт каналы TRT үткәргән махсус әңгәмәдә катнашкан Украина премьеры Aзаров, Төркия-Украина мөнәсәбәтләре һәм аерым алганда Украинада кырымтатар проблемнарына карата хакимиятнең нинди чаралар күрүен аңлатты.

Азатлык хәбәрчесе Шәнәр Каратай оештыруында үткән әңгәмәдә Азаров сорауның Төркиягә караган өлешендә, Русия белән булган визасыз сәяхәт итү килешүе кебек Украинада охшаш килешү булдыру турында әзерлекләр баруын хәбәр итте.

Кырымтатарлары проблемы

Мәгълүм булганча, Төркия белән Украина мөнәсәбәтләрендә кырымтатарлар мөһим урын алып тора.

Бу очракта кырымтатарлары һәм башка сөргенгә җибәрелгән халыкларның хокукларын кайтару мәсьәләсен Tөркия якыннан күзәтә.

Азаров биргән әңгәмәсендә сөргеннән зыян күргән кырымтатарларының үз ватаннарына кайту процессында хөкүмәтнең мөһим чаралар күрергә тырышуына басым ясады.

Элекке җирләрне кайтару мәсьәләсе


Җирләрне кире кайтару мәсьәләсенең Украинада бик җитди проблем булуын әйткән Азаров, Советлар җимерелгәннән соң Казакъстан, Русия һәм элекке башка совет илләреннән Kырым җирләренә 150 меңнән артык кешенен Кырым җирләренә кайтып урнашуына игътибар юнәлдерде.

Николай Азаров
Азаров, "Kүчеп кайткан кешеләрнең барсын торак һәм эш белән тәэмин итү кирәк. Кырымтатарлары өчен районнар төзү мәсьәләсендә махсус бюджет программасы булдырылды. Кырымтатарларының Акмәчеттә (Симферополь) мәчет төзүе алдында торган мәсьәлә күптән түгел хәл ителде. Хәзер хөкүмәт кырымтатарларның элекке җирләрен канун нигезендә кире кайтару мәсьәләсен чишәргә тырыша", диде.

Ярдәм проектларына рөхсәт мәсьәләсе

Төркия соңгы арада чит илләрдә әүзем сәясәт алып барганда төрки халыклар, аерым алганда кырымтатар проблемнарына битараф түгел. Төркия биредә төрле проектлар белән Кырымдагы халыкка да ярдәм кулын сузарга тели. Бу юнәлештә TİKA, ягъни "Төрек эш берлеге һәм үсеш идарәсе" кайбер проектлар әзерләде. Ләкин әлеге проектларга Украина хөкүмәте әлегә рөхсәт бирми, кичектерә.

Mондый проектларга каршы булмауларын әйткән Азаров үз чыгышында "Украинада эш башлау тырышлыкларын җиңеләйтү өчен, салымнарны киметү һәм рөхсәт бирүне кулайлаштыру өчен тырышуларын әйтә.

Азаров сүзен дәвам итеп, "Кырымтатарлары проблемы яңа түгел, икътисади авырлыкларга карамастан Кырымны заманча төзекләндерү өчен акча бүлеп бирәбез. Быел монын өчен 1 миллион доллар бүленде. Моның белән бергә Кырымны төзекләндерү эшендә төрек инвесторлары белән дә кызыксынабыз", диде.

Безнең ватандашлар сезнең туганнар булган кырымтатарларының тормышын җиңеләйтү өчен хөкүмәтнең барлык чараларны күрүен әйтергә телим" диде.

Кырымтатарлары: озакка сузылган кайту

Кырымтатарлары ватаннарына кайта, әмма бу эш авыр бара. Бу якта җирләр кыйммәт, татарларга аяк чалырга теләүчеләр җитәрлек. Ләкин алар чигенергә җыенмый, ниятләрендә нык тора. Радиобызның украин бүлеге әзерләгән видео тәкъдим итәбез:

Кырымтатарлары: озакка сузылган кайту
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:42 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG