Accessibility links

Азатлык YouTube: "Бабай, үз халкыңны ярату вакыты җитте"


Узган атнада Азатлыкның YouTube каналында Энгель Фәттахов, Раил Садриев, Алсу Кормашева һәм татар мәдәнияте, теле, милләте белән бәйле башка кешеләрне тоткарлауларга карата фикер алышулар дәвам итте. Моннан тыш, сабантуйлар темасы да кызганнан-кыза бара.

Азатлыктның YouTube каналында узып баручы атнада ни турында сөйләштеләр? Видеоларга, коммюнитида калдырган постларга укучылар фикерләрен барладык.

"Милләт өчен җан бирергә әзерләрне якларга көчебез юкмы?"

Июнь башында "Бу татарлар нәрсә өчен төрмәдә утыра?" видеосы чыкты. Ул Татарстанда соңгы айларда барган тоткарлаулар турында. Видео 40 меңләп карау җыйды һәм аңа 150дән артык комментар килде.

Тоткарланучыларны яклаучылар да, хурлаучылар да, "илдә бардак", "Моны Немцов фаразлаган иде" дип кыска гына язып китүчеләр дә бар.

"Русия хакимияте гомер-гомергә татар халкын кимсетеп яшәде, бу чынбарлык, татарга да, матур итеп үз сүзен әйтергә, милләтебез, телебез өчен җанын бирергә әзер булган патриотларыбызны яклап, аклап чыгарлык көч юкмыни соң безнең" дип язган бер укучыбыз.

Кайбер комментарлар урыс телендә, аларны тәрҗемә итеп бирәбез. Бабай, үз халкыңны ярату вакыты җитте. Алга, Бабай, үз кешеләреңә ярдәм ит, Мәскәүдәге үз авторитетың белән, булдырыгыз, Бабай!". Бабай дип халык арасында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевне атыйлар.

"Йөзләренә чыккан — тәртипле, акыллы кешеләр. Милләт намусы. Әйе, без милләтчеләр, чөнки безнең милләтне бетерәләр" дип язган бер кеше.

"Садриевны милләтче димәгез, ул аннан ерак, хәтта тикшерү дә мәнфәгатьләр низагы дип белдерде. Кемнеңдер көнләшүе. Район күләмендәге теләсә кайсы җитәкчедә мәнфәгатьләр низагы бар".

Тагын бер укучыбыз бу кешеләр татар аспекты белән бәйле түгел дип саный. "Боларның берсе дә татар аспекты белән берничек тә бәйле түгел" дигән.

Шул ук вакытта Энгель Фәттаховның Татарстан мәгариф министры булган чакта татар телен яклавы, шуның өчен вазифасыннан алынуы да мәгълүм. Раил Садриев татар театры җитәкчесе, Алсу Кормашева — татар журналисты, Фәрит Зәкиев — ТИҮ рәисе, татар җәмәгать эшлеклесе һәм башкалар.

Тоткарлауларны яклаучылар да юк түгел. "Болар — милләтчеләр, алардан котылырга кирэк, бездельниклар. Бәйрәмова кая качты, шулар илне таратты" дип язган берсе.

Уңнар яклымы, суллар яклымы?

Европа парламентына сайлаулар узганнан соң үткәрелгән сораштыруга да күп җаваплар килде. 9 июньдә узган сайлаудан соң үзәк, либераль һәм социалист сәясәтне яклаган сәясәтчеләр күпчелекне саклап кала алса да, Франция һәм Германия кебек зур илләрдә уң якка авышкан фиркаләр алга чыкты. Азатлык бу уңайдан "Сезгә либераль (сул якка авышкан), иске тәртипләрне, традицияләрне алга сөргән уңчылармы, әллә "алтын урталык" ошыймы?" дип сорады.

"Төрле мәсьәләдә — төрлечә. Кайдадыр уңгарак, кайдадыр — сул. Бүген күбрәк ирек, иминлек, игелеклелек, гаделлек, үсеш, дуслык, толерантлык күрәсе килә. Ким дигәндә, хакимиятләр алдау һәм урлашудан туктасын иде" дип язды бер укучыбыз.

Кемгәдер либераль кыйммәтләр якынрак: "Либераль позиция — сүз иреге, вөҗдан иреге, демократик сайлаулар, кеше хокуклары. Уң позиция — социаль иерархия, Ирандагы кебек муллалар диктаты, тигезсезлек, милли һәм дини азчылыкларны рәнҗетү".

Икенче бер укучыбыз исә либераль позицияне "дошманныкы" дип саный. "Диктатор, авторитар позиция — яхшы. Либераль сәясәтне үзегез ашагыз", дип язган.

"12 июньне бәйрәм дип тоймыйм"

12 июнь Русия көнен бәйрәм итәсезме дигән сорау да кызыксыну уятты.

"Бер исерекбаш бәйрәм дип игълан итте дә, бөтенесе бәйрәм итә. Ә Ленин бабай ясаган революция көнен бетереп аттылар. Татарларга өч бәйрәм: ике гает һәм Җиңү көне", дип язган берсе.

12 июнь — Русия көне дип 1994 елда ул вакыттагы президент Борис Ельцин тарафыннан игълан ителә. Ул РФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көнен дәүләт бәйрәме итү турында фәрман имзалый. Ельцинның аракы эчәргә яратуы турында күп сүзләр йөрде, берничә айлап җәмәгатьчелек күзеннән югалып тору гадәте дә бар иде.

"Күптән бәйрәм түгел инде. Кремль өчен бәйрәм. Пенсиягә яшәп булмый, ашарга күптән җитми, белмим, алга таба ничек яшәргә" дип язучы да бар.

Тагын берсе "12 июнь белән 4 ноябрьне (Халыклар бердәмлеге көне - ред.) бәйрәм итеп сизмим бер дә" дигән.

Кем өчендер бу — Уфа көне. "Бүген — Уфа көне, мин аны бәйрәм итәм. Мин — Башкортстаннан килгән татар" дип язу калдырганнар.

Чынлап та, 12 июньдә Уфа шәһәре көне билгеләп үтелә. Шәһәргә быел 450 ел тулды, әмма аны зурлап бәйрәм итмәделәр. Чаралар көзгә таба планлаштырыла.

"Сабантуе микромохиттә уздырылса гына кызык"

Сабантуйлар темасы кызганнан-кыза бара. Азатлыкның YouTube каналында татар-башкортның әлеге милли бәйрәме турында видео һәм сораштыруларга халык үз фикерен белдерми калмый.

Берничә кеше элек сабантуйлар күңелле, җанлы була иде, хәзер барасы да килми дип язган.

Аларга җавап та килеп төште: "Кызыгы булсын өчен бердәм катнашырга кирәк, кулны кесәгә тыгып карап йөрсәң, яме юк шул. Аннан, элек һәр колхозның үз сабантуе булыр иде, батырларын һәм катнашканнары халык озак искә алып сөйләр иде. Әле районда үтә һәм этен дә, кемен дә берсе дә белми. Сабантуйлар микромохиттә үтәргә тиеш, шунда яме-фәһеме була иде". Комментар башкорт телендә язылган. Башкортстанның кайбер районнарында хәзер сабантуйлар район үзәгендә була.

Тагын бер укучыбыз элекке сабантуйларның фәкыйрьлегенә игътибар итә:

"Әлеге балалар өчен бик тә күңелле. Нинди генә уеннар юк, ни ашыйм, ни эчим дисәң, барысы да бар. Без бала чакта бер шешә лимонад та алып эчә алмый кайта торган идек, акча җитми иде", дигән ул.

Ә бер укучыбыз Сабантуйда "Катюша" җырын җырлатмакчылар иде дип язды: "Казаннан килгән бер җитәкче татар районында бар халыкка "Катюша" җырын башкарырга тәкъдим итте. Ә мин "Туган тел" җырын тәкъдим итәр дип уйлаган идем. Бу дөнья кая бара? Тик "Катюша" җырын беркем дә күтәреп алмады".

Узган атанда шулай ук Чаллы табибы түбәтәен салуны таләп иткәч, аңа үзе ясаган коралдан аткан татар карты Мисбах Сәхабетдинов вафат булуы турындагы видео да, җырчыларның сабантуйларда күпме акча соравы турындагы видео да төрле фикеләр җыйды, аларны һәм башка видео, сораштырулар, яңалыкларны сез Азатлыкның YouTube каналында таба аласыз.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG