Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисбах Сәхабетдинов вафат булган


Мисбах Сәхабетдинов
Мисбах Сәхабетдинов

Тугыз ел элек Чаллы табибы түбәтәен салуны таләп иткәч, аңа үзе ясаган коралдан аткан татар карты Мисбах Сәхабетдинов вафат булган. Бу хакта соцчелтәрләрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте.

"Чаллыдан кайгылы хәбәр килде - Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай - инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг-пикетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде", дип язды ул соцчелтәрләрдә.

Сәхабетдинов Тукай районы Яңа Мусабай авылында вафат булган.

2016 елның апрелендә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Мисбах Сәхабетдиновны кеше үтерүдә гаепләп 6 ел да 3 айга кырыс шартлы төрмәгә хөкем иткән иде. "Сугышларда катнашкан әтием 96 яшенә кадәр яшәде. Мин аның кадәр яши алмаячакмын, чөнки империя төрмәсенә хөкем ителдем", диде Сәхабетдинов үз чыгышында.

  • 2017 елда ярлыкау комиссиясе Сәхабетдиновның өлкән яшьтә булуын, сәламәтлеге какшауны, сугыш һәм тыл ветеранының зыян күргән якка матди ярдәм бирүен дә исәпкә алып, аны ярлыкау тәкъдиме белән чыкты.
  • 2015 елның 11 декабрендә Тукай районында яшәүче Мисбах Сәхабетдинов хастаханә ишеге төбендә үзе ясаган коралдан табиб Андрей Железновка ата. 2008 елның җәендә Сәхабетдинов бармагын авырттыргач Чаллының ЗЯБ бистәсендәге 4нче санлы хастаханәгә килә. Табиб бүлмәсендә Железнов аннан түбәтәен салуны таләп итә. Пенсионер баш тартканга табиб ярдәм күрсәтми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG