Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр катнашында күп кешелек сугышулар чыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.

Үткән ялларда интернетта Чиләбе белән Башкортстанда урам сугышуларының видеолары чыкты.

Кичә, 26 май көнне, Чиләбедә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадан сугышып кайтучылар һәм җирле яшьләр төркеме арасында кораллы бәргәләшү чыккан, шуңа полиция урамнар патрулен көчәйткән.

Baza басмасы мәгълүматынча, низаг бер кыз аркасында башланган. Аның элекке егете хәзергесен - Украинадагы сугыштан кайткан хәрбине кыйнаган дип фаразлана. Кыз сугышта "Вагнер" белән катнашып кайткан икенче бер хәрбигә - үзенең әтисенә шалтыраткан. Әтисе исә Украинада бергә сугышкан иптәшләре белән килгән. Басма чыгарган видеода хәрби кием кигән кешеләрнең җирдә яткан көндәшләрен ничек кыйнавы күренә. Соңрак урынга тагын өч машина килеп туктый һәм вагнерчыларга ата башлый.

74.RU басмасы мәгълүматынча, полиция хәрбиләр ягыннан өч кешене тоткарлаган, тик соңрак җибәргән.

Күп кеше катнашындагы икенче бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.

Readovka пропаганда Telegram-каналы язуынча, бер төркем ирләр "махсус хәрби операция"дә (Мәскәүнең Украинага һөҗүмен хакимиятләр шулай атарга куша - ред.) катнашкан ике иргә һөҗүм иткән. Басма язуынча, һөҗүм итүчеләр "әрмәннәр" булган.

Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин бу низаг "көнкүреш мәсьәләдә, кафеда, спиртлы эчемлекләр эчкән чакта чыккан", дип аңлата. Түрә әйтүенчә, "хакимиятләр районда профилактик чаралар үткәрә".

Ике сугышу очрагында да хулиганлык турында җинаять эшләре ачылган. Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин аларны тикшерүне контрольгә алырга кушкан.

  • Мәхкәмәләрнең эш кәгазьләрендә булган мәгълүматларны өйрәнеп, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгаруынча, Украинадагы сугыштан кайткан Русия хәрбиләре ике ел эчендә 200дән артык кешене үтергән һәм имгәткән.
  • Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә. Еш кына сугыш ветераннарының туганнары да "үлем куркынычы" астында, диелә язмада.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Былтыр 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG