Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда үсмерне колониягә канунсыз җибәргән хөкемдарлар эштән китә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Квалификация коллегиясе карары белән Уфаның Дим районы мәхкәмәсе хөкемдары Галина Верещакка һәм шул ук мәхкәмәнең рәисе Равил Идиятуллинга, республиканың Югары мәхкәмәсе хөкемдары Фаиз Каскынбаевка кисәтү бирелгән, шулай ук аларның эштән китү турындагы гаризаларын канәгатьләндергәннәр.

Бүген, 29 майда Башкортстанда балигъ булмаган Константин Носыревка гаепләү карары чыгарган хөкемдарлар эшләреннән китәчәк. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләре квалификация коллегиясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Башкортстан мәхкәмәләре квалификация коллегиясендә ябык утырыш булган, анда Дума депутаты Александр Сидякин белән Уфа юристы Александр Ребровның мөрәҗәгатьләре каралган. Алар хөкемдарларны җаваплылыкка тарту мәьәләсен карауны сораганнар.

Квалификация коллегиясе карары белән Уфаның Дим районы мәхкәмәсе хөкемдары Галина Верещакка һәм шул ук мәхкәмәнең рәисе Равил Идиятуллинга, республиканың Югары мәхкәмәсе хөкемдары Фаиз Каскынбаевка кисәтү бирелгән, шулай ук аларның эштән китү турындагы гаризаларын канәгатьләндергәннәр.

2022 елның декабрендә Галина Верещак 15 яшьлек үсмерне зур күләмдә наркотик сату ниятендә гаепләп, өч елга тәрбия колониясенә хөкем итә. Ә Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Фаиз Каскынбаев бу карарны үз көчендә калдыра. Алтынчы кассация мәхкәмәсе шикаятьләрне карап, бу җинаять эшен яңадан карауга җибәрә, әмма 2024 елның гыйнварында Равил Идиятуллин үсмерне кабат гаепле дип карар чыгара.

Чираттагы апелляция шикаятеннән соң Башкортстан Югары мәхкәмәсе үсмергә җәзаны гамәлдән чыгарды һәм аны аклады.

Хәзерге вакытта Константин Носырев үзенә килгән рухи зыян өчен Русия финанс министрлыгыннан 100 млн сум күләмендә компенсация сорый.

  • Моңарчы Носырев Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать чыгарган иде. Ул канунсыз карарлар чыгаруда гаеплеләргә җәза бирүне сорады. "Сынган психикам һәм җимерелгән тормышым өчен сезгә мөрәҗәгать итәм һәм минем яшемә карап тормаучыларны җәзага тартуны сорыйм", ди ул.
  • Уфа юристы Виталий Буркин да Русия баш прокуроры Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә гариза язган иде. Ул Уфада балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре уңаеннан җинаять эше ачуны сорады. Юрист әйтүенчә, гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм гаделсез хөкем карары чыгару "дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG