Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа юристы Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре өчен җинаять эше ачуны сорый


Юрист әйтүенчә, гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм гаделсез хөкем карары чыгару "дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра". 

Уфа юристы Виталий Буркин Русия баш прокуроры Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә гариза язган. Ул Уфада балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре уңаеннан җинаять эше ачуны сорый. Бу хакта "Аспекты" хәбәр итә.

Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде. 8 сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган. Нәтиҗәдә бала ике елдан артык тикшерү изоляторында утырган.

"Башкортстан Югары мәхкәмәсенең җинаять эшләре мәхкәмә коллегиясе бары тик 2024 елның 3 апрелендә генә җинаять эзәрлекләвен туктату карары кабул иткән, аның гамәлләрендә җинаять табылмаган", дип яза гаризасында Виталий Буркин.

Юрист әйтүенчә, гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм гаделсез хөкем карары чыгару "дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра".

Ул бу уңайдан җинаять эше ачуларын сорый.

  • Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән иде. "Мин тикшерүчегә миңа 15 яшь дип баштан ук әйткән идем. Бернинди җавап булмады", дип белдергән ул журналистларга.
  • Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый.
  • "Баланы канунсыз эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр, һәм нәтиҗәдә ул шундый яшь килеш рухи газаплар, борчулар, психологик яра кичерергә мәҗбүр була", дип фикер белдергән иде малайның адвокаты Айгөл Лесина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG