Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның төрмәдән Украинадагы сугышка киткән хәрбие Путинга акчалар түләнмәве турында зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ир әйтүенчә, Башкортстан республикасы башлыгы хакимиятендәге түрәләр белән бу хакта сөйләшкәч, аңа  "ярлыкау алу өчен сугыштыгыз бит", дигәннәр.

Русия саклану министрлыгының Украинага һөҗүмдә катнашучы "ШТОРМ-Z" отряды хәрбие ил президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган. Аның видеосын Astra Telegram-каналы чыгарды.

Башкортстаннан Александр Михайлов сугышка төрмәдән киткән һәм яраланган. Әмма ир әйтүенчә, ул хәрбиләрнең рәсми исемлегендә юк, яраланган өчен компенсация дә ала алмый.

"Әле мин һоспитальдә яткан чакта ук саклану министрлыгына шалтыраттык, ә мин аларның исемлегендә юк икән. Ничек шулай булды икән соң ул, исемлектә мин юк икән, димәк мин сугышмаган булып чыгамы?", ди Михайлов.

"22179нчы хәрби бүлекчә авыр яралануым өчен миңа 300 мең сум түләргә тиеш иде. Башкортстанның Нефтекама шәһәре хәрби комиссариаты аша бу хәрби бүлекчәгә өч тапкыр мөрәҗәгать иттем, баш тарттылар. Без хәтта хезмәт хакын да тулысынча алмый идек. Сез анда фәрманда аена 205 мең сум дигәнсез бугай, ә без кем 40 мең сум, кем күпме алдык. Шулай инде, без бит төрмәдән киткән", дип сөйли ул видеода.

Ир әйтүенчә, Башкортстан республикасы башлыгы хакимиятендәге түрәләр белән бу хакта сөйләшкәч, аңа "ярлыкау алу өчен сугыштыгыз бит", дигәннәр.

"Миңа ярты ел гына утырасы калган иде. Ярты елдан тынычлап исән-сау килеш чыгар идем, ә монда ярылган баш белән ярым үле килеш тормас идем", дип сөйли Михайлов.

Astra искәртүенчә, Михайлов моңа кадәр дә ике тапкыр Путинга мөрәҗәгать чыгарган, тик аларга җавап ала алмаган.

  • 2022 елның көзендә журналистлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән соң, Русиянең саклану министрлыгының да тоткыннарны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлавын хәбәр итте. Тоткыннарны күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утыра торган "кызыл" колонияләрдән җыюлары әйтелде. Тоткыннарның туганнары әйтүенчә, саклану министрлыгы аларга Украинаның көнчыгышында сугышучы "Шторм" батальонына кушылырга тәкъдим иткән.
  • Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды, аларны фронтның иң авыр урыннарында кулланалар диелә. "Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән бер сугышчы. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.
  • Русия хәрбиләре һәм Кремль яклы медиалар "Шторм-Z" отрядларының булуын рәсми таный, кайберләре аларны сугышка җибәрелгән тоткыннар хисабына да оештыруларын искәртә. Reuters искәртүенчә, элегрәк тоткыннарны сугышка җибәргән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән аермалы буларак, ""Шторм-Z" отрядлары турыдан-туры саклану министрлыгына буйсына.
  • Чыгышы белән Башкортстаннан булган хәрбиләр моңа кадәр дә түләүләр бирелмәвенә зарланды. Әйтик Башкортстаннан "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан Илдар А. үзенә вәгъдә ителгән акчаларны ала алмавын сөйләде. "Хәрби түләүләрне бөтенләй дә бирмәделәр. Яраланган өчен дә акчаларны алмам мөгаен", ди ул. Ир үзенә хезмәт хакы гына бирүләрен әйтә. "Һәр чәйнектән һәм үтүктән "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга ярдәм итүләре турында сөйлиләр. Минем мисалга карап, үзегез нәтиҗә ясагыз, туганнар", дигән иде ул.
  • Ихтыяри буларак Чечняның "Әхмәт" махсус көчләре белән Украинага каршы сугышып кайткан башкортстанлы Антон Ш. да тәүлеклек һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен түләнә торган акчаларны бирмәүләренә зарланды.
  • Вәгъдә ителгән акчаларның түләнмәвен Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары да әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG