Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнары Дума рәисеннән амнистия сорап мөрәҗәгать яздырган


Баймактагы каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024
Баймактагы каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024

"Вконтакте" социаль челтәрендә Вячеслав Володинга шундый ук үтенеч белән петиция дә чыкты. 

Башкортстанда "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланганнарның туганнары Русия Думасы рәисе Вячеслав Володинга видеомөрәҗәгать чыгарды. Мөрәҗәгатьне 10нан артык кеше: тоткарланучыларның хатыннары, әти-әниләре, балалары яздырган.

Алар Володиннан Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә шәфкатьлелек күрсәтеп, аларга амнистия игълан итүне сорый.

Шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендә Володинга шундый ук үтенеч белән петиция чыкты.

Кешеләр мәхкәмә янына үзләрен ишетсеннәр өчен генә чыкты һәм Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр булмады дип рәсми белдергән иде, диелә петициядә.

"Ә тоткарланучыларны янәсе алар киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан дип хөкем итәләр. Мәхкәмәләр башланганчы мәхкәмә хакимиятләре бу чынлап та киңкүләм тәртипсезлекләр булганмы дип ныклап тикшерергә тиеш иде. Бу эш башкарылмады. Шуңа күрә бу эшне һәм бу хәлгә нәрсә китерүен өйрәнүегезне сорыйбыз.

Уйлавыбызча, хөкем итү вакыты инде узды һәм безнең хөкем ителүчеләрнең хәзерге вакытта иректән мәхрүм итү урыннарында тотылуы артык. Аларны анда утырту гына да алар өчен куркыныч җәза булды дип саныйбыз. Баймактагы канлы провокациядә зыян күрүчеләребезгә тизрәк җәмгыятькә кире кайтырга мөмкинлек бирергә кирәк. Аларның һәрберсенең балалары калды. Хәзерге вакытта 160-170ләп бала бер елдан артык әтиләрен күрми", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Тоткарланучылар бу кемдер махсус рәвештә оештырган канлы Баймак провокациясендә зыян күрүчеләр генә", дип тәмамлана петиция.

Күптән түгел Башкортстан активисты Буранбай Әскәровның Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә язылган мөрәҗәгате чыккан иде, ул да амнистия сорады.

  • Былтыр 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
  • Бер ел узуга Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Баймак эше" нигезендә ничә кешенең мәхкәмә каршына басуын әйтте. Аның исемлегендә 67 кеше. Әмма Бастыркин исемелегендә тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлгән Рифат Даутов һәм сорау алудан соң үз-үзенә кул салган Миңнияр Байгускаров юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG