Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем карары укылганда Бәйрәмова хастаханәдә иде


Фәүзия Бәйрәмовага ашыгыч ярдәм күрсәтелә
Фәүзия Бәйрәмовага ашыгыч ярдәм күрсәтелә

24 февраль көнне Фәүзия Бәйрәмовага хөкем карары игълан ителде. Әлеге карарны гаепләнүче үзе дә, килгән халык та ишетә алмады. Бәйрәмова, мәхкәмә карары укылганда Чаллы телевидениеләре журналистлары катнашуына ризасызлык белдереп, мәхкәмә залына керүдән баш тартты.

Фәүзия Бәйрәмова үзе телевидение вәкилләре барында мәхкәмә залына кермәүне болай аңлатты: ”Телевидение минем хакта бер дөрес сүз дә әйтмәячәк. Каралтып күрсәтү хакында гына уйлаячаклар Мондый нәрсә миңа кирәк түгел”.

Утырышка керүдән баш тартып ишек төбендә утырган Фәүзия Бәйрәмованың хәле бераздан авыраеп китте. Аңа ашыгыч ярдәм чакырыла һәм аны хастаханәгә алып китәләр. Шушы вакытта казый хөкем карарын укый. Карарны укыган вакытта залда гаепләүче, казый һәм телевидение вәкилләре генә була.

Ишек төбендә торган халык та, Фәүзия Бәйрәмова үзе дә хастаханәгә киткәнче, телевидениенең залга кертелмәвен язмача һәм телдән таләп итәләр. Шуңа да карамастан, хөкем карары ТВ камералары каршында гына укыла. Шушы вакыйгадан соң “Азатлык” хәбәрчесе гаепләүче прокурор Эдуард Мифтаховка мөрәҗәгать итеп, хөкем карарын ачыклады.

“Гаепләнүче Бәйрәмовага сынау шарты белән 1 ел хөкем бирелде. Ул 282 маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле, дип табылды. Мәхкәмә эше ачык иде. Фәүзия Әүхәди кызы мәхкәмә утырышына килде. Ләкин корреспондентлар барында залга кермәде. Шуның белән тагын бер тапкыр мәхкәмәгә мөнәсәбәтен күрсәтте”, диде гаепләүче Мифтахов.

Мәхкәмә эшен күзәтеп баручылар, җәмәгатьчелек вәкилләре хөкем карарының шушы рәвешле чыгарылуын ничек кабул итте? Ничек бәяли алар моны?

“Бу күренеш әлеге хөкем эшенең заказ буенча булуын тагын бер кат күрсәтә. Бер кеше булмаган килеш, ТВ камералары каршында гына хөкем игълан итү бик сәер”, ди югары уку йорты доценты Илнар Шәйхетдинов.

Илнар Шәйхетдинов (с), Тәлгат Әхмәдишин, Дамир Шәйхетдин
“Бу күренешне Сталин заманнары белән генә чагыштырып була. Ниндидер экспертлар сүзенә ышанып, хөкем карары чыгарыла. Мәхкәмәләр хәзер күз буяуга гына кайтып кала. Сәяси хөкемнәр Русиядә аклау белән бетми. Фәүзия апаның телевидение барында мәхкәмәгә кермәве дөрес булды. ”ТВ мине каралтып кына күрсәтәчәк”, диде ул.

"Хөкем карарының камералар каршында гына укылуы-хокукларыбызны кысу”, дип үз бәясен әйтте Тәлгать Әхмәдишин.

“Чаллы яшьләре” газеты баш мөхәррире Дамир Шәйхетдингә гыйнвар аенда хөкем карары чыгарылган иде. Хәзер ул аны Югары мәхкәмәдә кабат карату белән мәшгуль. Дамир Шәйхетдин фикеренчә, Фәүзия Бәйрәмова татар халкының язучысы гына түгел, танылган шәхесе дә.

"Мәхкәмәгә телевидение чакырту - татар халкын санламау, танымау. Аның йөзенә төкерү белән бер. Минем мәхкәмә эшенә дә телевидение чакыртылды. Ике сәгатьтән соң мине каралтып, яла ягып күрсәттеләр. Ике сәгать эчендә генә мондый каралтуны эшләп булмыйдыр. Аны алдан әзерләгәннәр. Бәйрәмованың, халыкның хөкем залына кермәвен хуплыйм”, дигән сүзләрен “Азатлык”ка җиткерде Дамир Шәйхетдин.

Аның үзенә карата булган мәхкәмә эше дәвам итеп, 26 февральдә Казанның Пушкин урамындагы мәхкәмәдә дәвам итәчәк.

Фәүзия Бәйрәмованың яклаучылары белдерүенчә, әлеге хөкем карарын кабат карау өчен Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгатъ итәчәкләр. Чаллы мәхкәмәсенең 24 февральдә Бәйрәмовага карата чыгарылган хөкем карары белән риза түгел алар.
XS
SM
MD
LG