Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус татарлары Татарстаннан яклау көтә


12 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Беларус башкаласы Минскида булды. Татарстан президентының Беларуска сәфәре биредә яшәүче татарларны да өметләндерде.

Беларус татарлары мәчет төзү һәм мәгариф эшләре өчен Татарстан ярдәменә өметләнә.

Беларус мөселманнары мөфтие Исмәгыйль Варанович радиобызга Беларуста яшәгән татарларның мәктәп һәм мәчет салу өчен матди ярдәмгә ихтыяҗы булуын әйтте.

Варанович Татарстанның Казанда укырга теләгән Беларус татарларына ярдәм күрсәтүен искә төшерде. Элек Беларус татарлары ислам динен Якын Көнчыгышта үзләштерсә, хәзер алар Казанга тартыла башлаган.

Варанович Минскидагы Русия илчелегенең Беларустагы ике татар оешмасына ярдәм күрсәтүен әйтте.

Беларуста 3 меңгә якын татар яши. Аларның күпчелеге XIV һәм XVI гасырда Польша һәм Литвадан Беларуска күчеп килгән.
XS
SM
MD
LG