Accessibility links

Белгород өлкәсендә дроннар һөҗүмендә дүрт кеше һәлак булган


Төнлә дроннар һөҗүме булуы турындагы хәбәрләр Ростов, Воронеж, Әстерхан, Курски һәм Волгоград өлкәләреннән дә килде.

9 июльгә каршы төнбә Белгород өлкәсенә атыш һәм дроннар һөҗүме булган. Дүрт кеше үлгән, 20 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә гөбернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә.

Төнлә дроннар һөҗүме булуы турындагы хәбәрләр Ростов, Воронеж, Әстерхан, Курски һәм Волгоград өлкәләреннән дә килде.

"Төнге сәгать икеләрдә Ростов өлкәсенә пилотсыз очкычларның көчле һөҗүме башланды", дип язды Telegram-да губернатор Василий Голубев.

Аның әйтүенчә, һава һөҗүменнән саклану көчләре белән берничә дистә дрон юк ителгән. Родионо-Несветайски районында электр подстанциясендә ике трансформатор яна башлады, диде ул. Җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүмат юк.

Волгоград өлкәсендә берничә пилотсыз очкыч Дондагы Калач шәһәренә һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә нефтебаза белән подстанция яна башлаган, дип җиткерә төбәк губернаторы Андрей Бочаров.

Түрә әйтүенчә, подстанциядәге янгынны сүндергәннәр, ә нефтебазада янгын урынында ашыгыч хезмәтләр эшли, торак объектларга куркыныч янамый.

Mash Telegram-каналы мәгълүматынча, нефтебазага кимендә биш пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Shot каналы исә иртәнге сәгать дүртләрдә нефтебаза тирәсендә унлап шартлау ишетелде ди.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин исә төбәккә булган көчле дроннар һөҗүменнән саклана алуларын җиткерде. Җәрәхәтләнүчеләр юк, ди ул

Волгоград белән Әстерхан һава аланнарында пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң очкычларны кабул итеп алуга һәм очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелгән.

Дроннар Воронеж өлкәсенә дәһ өҗүм итмәкче булган. Беренчелд мәгълүматларга күрә, аларның барысы да юк ителгән.

Курскида исә хакимиятләр бу төндә очкыч төрендәге дүрт украин дронын бәреп төшерүләрен хәбәр иттеләр

Соңрак Русия саклану министрлыгы бу төндә Ростов өлкәсендә 21 дрон, Әстерхан күгендә - биш, Курскида - җиде, Белгородта - өч һәм Воронеж өстендә - ике дронны тотып алулары турында хисап бирде.

Украина ягы бу һөҗүмнәргә аңлатма бирмәде, Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерә алмый.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даимим рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.
  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • 31 май иртәсендә Татарстанга бишенче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
  • 9 майда 13 сәгатьтә "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
  • Хәбиров Салават шәһәренә пилотсыз очкыч төшүен "чын террор һөҗүме" дип атады.
  • Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный. Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады, ә Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди. "Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме - белү өчен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG