Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Без — мөселман республикасы”. Татарстан президенты ярдәмчесе мигрантларның республикага күпләп килүнең сәбәбен атады


Казан (архив фотосы)
Казан (архив фотосы)

Бүген Татарстанда 99 мең мигрант яши.

Татарстанга мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе — аның "мөселман республикасы" булуында, дип белдерде бүген Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.

— Ни өчен Татарстанга мигрантлар күпләп килә? Без мөселман республикасы булу сәбәпле, СССРның элекке республикалары — Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан белән тыгыз мөнәсәбәтләребез бар. Сер түгел, республика җитәкчелеге дә бу илләргә сәфәргә йөри, — диде ул.

Аныңча, Казаннан Урта Азия илләренә туры рейслар бар. Шул ук вакытта күрше төбәкләрдә мондый очышлар корылмаган. Мигрантлар кайда эш табуларына карамастан, иң элек Татарстанга килә. Аннары аларның кайда юл тотулары билгеле түгел, ди ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда 99 мең мигрант яши. Мигрантлар саны ягыннан республика Русиядә беренче бишлеккә кергән. Аларның 22 меңе вакытлыча яшәү рөхсәте алган. Республикага иң күбе Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстаннан киләләр. Аларның яртысы — хезмәт мигрантлары, 17%ы — студентлар. Мигрантларның күпчелеге төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев сүзләренчә, мигрантлар 30 апрельгә кадәр легальләшергә тиеш. Бүгенгә республикада яшәүче 99 мең чит ил ватандашының 220се генә бу процедураны узарга теләк белдергән. Легальләшү өчен аларга медицина тикшерүе узарга, урыс телен белү белешмәсе күрсәтергә, штраф һәм салымнарны түләргә һәм бармак эзләре калдырырга кирәк. Мигрантларның Эчке эшләр идарәсенә күпләп мөрәҗәгать итмәве "тел киртәсе"нә, ягъни урыс телен начар белүенә бәйле, дип аңлатты Галиев.

• Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды.

• Бигрәк тә 2024 елның мартында "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр кискенләште. Гаепләнелүчеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.

• Рәсми саннарга караганда, узган ел республикада барлыгы 49 мең мигрант эшләгән. 2024 ел дәвамында Татарстанда яшәгән мигрантларны Русиядән чыгару очраклары 40%ка артып 3 829 очракка җиткән, 5 меңгә якын мигрантка Русиягә керүне тыйганнар.

• Былтыр 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.

• Татарстан Дәүләт шурасы әлеге федераль канун өлгесен хупламаган иде.

• Шул ук вакытта Татарстан хезмәт базарында 37 мең эшче кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG