2025 елда Татарстан бюджетына федераль бюджеттан 69,6 млрд сум күчерелер дип көтелә. Бу хакта республиканың финанс министрлыгы хәбәр итә.
Бу 2024 елдан — 21,7%ка, яки 19,3 млрд сумга азрак. Былтыр Мәскәү Татарстанга 89 млрд сум федераль ярдәм күчергән.
Быелның бер аенда федераль үзәктән 1,6 млрд сум күләмендә ярдәм килгән. Бу акчаларны республика хакимияте Мәскәүнең кушкан максаттан гына куллана ала.
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынды. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юлланды. Бу узган елдан 20 процентка күбрәк.
Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән. Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган. Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына финанс бүлеп бүлеп биргән.
2025 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.
Былтыр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте. Бу узган ел Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән салым реформасына да бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум