Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Казанга килгән туристлар банк карталарыннан 31 миллиард сумга якын акча тоткан


Казан шәһәре
Казан шәһәре

2024 елда Татарстан башкаласына барлыгы 4,5 млн турист килгән. Аларның 73,6 проценты — Русия төбәкләреннән. Чит ил туристлары ешрак Кытайдан, Һиндстаннан, Иран, Төркия һәм Беларустан килгән.

2024 елда Казанда туристлар банк карталары белән 30,7 млрд сум акча тоткан. Бу узган елгыдан 29,1 процентка күбрәк. Бер көндә туристлар уртача 2,96 мең сум акча тоткан, дип яза "Бизнес Online" Казанның туризмны үстерү комитеты мөдире Дарья Санникова сүзләренә сылтама белән.

"Акчаларның дүрттән бере кафе, бар һәм рестораннарга тотылган. Туристларның 80 проценты диярлек җәмәгать туклануы объектларына бара. Алар анда уртача 1025 сум калдырган", дигән ул.

2024 елда Татарстан башкаласына барлыгы 4,5 млн турист килгән. Бу 2023 елгыдан 12,5 процентка күбрәк. Туристлар Казанда уртача дүрт көн калган. Кунакханәләр исә уртача 62 процентка тулы булган. Санникова быел Казанда дүрт һәм биш йолдызлы "Миллениум Панорама" дигән өч кунакханә һәм дүрт йолдызлы "Муниб отель" ачылачагын әйткән.

Казанга килүчеләрнең 73,6 проценты —Русия төбәкләреннән. Шулай ук 264,7 мең чит ил ватандашы килгән. Аларның саны 2023 елгыдан 27,4 процентка күбрәк булган. Чит ил туристлары ешрак Кытайдан, Һиндстаннан, Иран, Төркия һәм Беларустан килгән диелә.

Гыйнварда Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Казандагы өч-дүрт йолдызлы кунакханә бүлмәсенең бәясе аннан алдагы ел белән чагыштырганда 26,8 процентка кыйбатланган дигән иде. 2023 елда уртача 6,9 мең сум торган, былтыр исә 8,7 мең сум. Бәяләр кыйбатлануның төп сәбәбе — туристларга сыйфатлы бүлмәләрнең җитмәве дип аңлатты ул.

  • Элегрәк Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанда туристлар 1,2 млрд сум туздырган, дип хәбәр ителгән иде. Казанга 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 180 меңгә якын турист килгән.
  • 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның кайбер районнарында кунакханәләр һәм отельләрдән турист салымы җыела башлады. Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта салым 100 сумнан да ким булмаска тиеш.
  • Казан мисалында Татарстанның башка шәһәрләре дә — Болгар, Зөя, Алабуга кебек туристларны җәлеп итүче тарихи җирлекләр дә салым җыячагын белдерде.
  • Шул ук вакытта Татарстанда кунакханә хуҗалары арасында туристлардан салым җыюга зарланучылар да булды. Чистайдагы кунакханәләрнең вәкилләре туристлардан җыелган салым чынлыкта бер процентны тәшкил итми, 6-10 процентка чыга ди. Алар болай эшләүнең авырлык китерүен, ябылу җиңелрәк булачагын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG