Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китап тыю җиңелме?


Элек Германия һәм Австриядә нәшир ителгән Казакъ президенты турындагы китапның Казакъстанда тыелуы дөнья игътибарыннан читкә калмады.

"Каената Абзый" дип аталган китап Казакъстанда хакимият рәсмиләрен шактый кыен хәлдә кадырды. Президентның кияве тарафыннан язылган китапта, илдә коммунизм җимерелүеннән бирле хакимият башында торган "абзый"ның эчке халәте, гамәлләре турында шактый тәфсилле мәгълүматлар һәм гаепләүләр бар.

Хәзер казакъ хакимияте бөтен көче белән халык китапны укымасын өчен төрле чаралар күрә. Казакъстанда китапны уку тыелды, аның турында комментар әйтү ярамый, бу гамәлләр барсы да "җинаять" дип санала.

Китапны тыю Казакъстан конституциясендә урын алган "президентның кагылгысызлык" статусына нигезләнә. Кайбер илләрдә гамәлдә булган әлеге канун нигезендә, президент илгә хыянәт итү гаебеннән кала, президентлык вазифасын башкаргандагы гамәлләре өчен җәваплылыкка тартыла алмый. Шул исәптән президентның шәхси милкенә, кәгазьләренә, мәгълүматларына беркем дә кагыла алмый.

Ләкин китап үзе генә тыелмый. Анда китаптан цитат китерү һәм бу хакта фикер алышу да тыелган.

Казакъстан югары мәхкәмәсе шурасының элекке баш хакиме Өтәгән Ихсанов: "Дәүләт серләрен ачу әлбәттә зур гаеп санала. Ләкин аны укуган кешене җинаятьчелектә гаепләп булымый. Чөнки кеше аны акчага сатып ала һәм үзе укый. Бу кешенең шәхси иреге. Кеше анда язылганның дөрес яисә ялгыш булуын үзе аңларга тиеш. Кешеләр һәр төрле мәгълүмат алырга хокуклы", диде.

АКШ яисә Британия үрнәгендә исә китап дәүләт кануннарына каршы килгән булса да, аны укыган кешене җинаятьчелектә гаепләп булмый.

Бу илләрдә бик сирәк очракта, китап канунсыз табылган очракта, дәүләтнең китапны нәшер итәр алдыннан туктатуы мөмкин.

Моның өчен башта көчле дәлилләр булуы шарт. "Near v Minnesota" дип аталган канунда хөкүмәт бик көчле дәлилләре китәрә алмаган очракта, бер нинди фикерне тыярга рөхсәте юк диелгән.

Әгәр китап ил иминлегенә зыян китерә торган фикерләр таратса, мәхкәмә бу китапны тыя ала, бигрәк тә сугыш вакытында.

Мәсәлән, 1971 елда президент Ричард Никсон хакимияте АКШның Вьетнам сугышын өйрәнгән мәкаләләрнең газеталарда чыгуын туктатырга тырышкан иде. "Пентагон серләре" дип аталган тикшерүдә АКШның 1945-67 елларда Вьетнамдагы сәяси һәм хәрби чараларны ачып бирә иде.

Ләкин бу макаләләрне тыю өчен җитәрлек дәлил табыла алмау сәбәпле, бу гамәл соңыннан канунсыз табылган иде.
XS
SM
MD
LG