Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа театры мөдире Раил Садриевка мәхкәмә аерым бер гамәлләрне тыю белән бәйле чикләү чарасы сайлаган


Раил Садриев
Раил Садриев

"Безнең илдә бар да мөмкин. Мине тоткарладылар, димәк кемгәдер бу кирәк. Булдыклы кешеләрдән гел көнләшәләр. Бу гап-гади көнчелек", дигән Садриев үзе.

Бүген, 22 майда мәхкәмә 20 майда тоткарланган Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарган.

Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк.

Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Садриев тоткарлануына фикер белдереп "Безнең илдә бар да мөмкин. Мине тоткарладылар, димәк кемгәдер бу кирәк. Булдыклы кешеләрдән гел көнләшәләр. Бу гап-гади көнчелек", дигән ул.

  • 20 майда Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны тоткарлады. Тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Бу маддә нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
  • Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.
  • "Дәрвиш" моноспектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында. Андагы бердәнбер рольне Раил Садриев үзе уйный. Спектакль урыс телендә чыкты, соңрак Садриев аны журналист Искәндәр Сираҗиның тәрҗемә итәргә алынуын әйткән иде. Спектакльдә Нургали Хәсәнов (1852-1919) биографиясендәге бер эпизод – аның Төркиягә сәяхәте һәм Госманлы солтаны Габделхәмит II белән очрашу мизгелләре бәян ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG