Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәберләү очрагы БМОга шикаять ителде


Үзәк Азия, гомумән алганда Казакъстанда, милициянең кешеләрне җәберләү очрагы БМОның махсус комитетына шикаять ителде.

2007 елның март аенда Александр Герасимов Казакъстанның төньягындагы Костанай шәһәрендә кулга алынган улын күрергә җирле милициягә бара.

Герасимовның улы хәлен белешү таләбе җавапсыз гына калмый, милиция аны кулга ала. Аны җинаятьчелектә гаеплиләр. Герасомов гаебен танымагач, аны җәберлиләр.

Бүгенге шикаять тә нәкъ әлеге вакыйгага бәйле. Нью-Йоркта урнашкан кеше хокукларын яклаучы төркем ил эчендә каралмаган бу шикаятьне БМО комитетына җиткерде.

Ачык җәмәгатьчелектә гаделлек эшләре оешмасы башлыгы Җәмс Голдстон, тәүлек буена кулга алынган Герасимовның баш һәм бөеренең зыян күрүен әйтә. Шулай ук җәберләү вакытында аның башына капчык кидереп, тончыктыру ысулы кулланылган.

"Кулларын артына бәйләп идәнгә яткызганнар. Милиционернең берсе Герасимовның артына тезләнеп, аның башына капчык кидергән һәм сулышын буган. Алар моны ул гаебен таныганчыга кадәр күп тапкыр кабатлаган", ди Голдстон.

Соңыннан гаебен танымаган Герасимов иреккә чыгарыла. Ләкин аның гәүдәсе җәберләүдән зур зыян күрән. Ул 13 көн хәстәханәдә ята.

Герасимов милицияне мәхкәмәгә шикаять итеп, вакыйганы тикшерергә сорый. Аның беренче мөрәҗәгате тиздән кире кагыла. Ул вакыйганы тулысынча тикшерү турында кабат мөрәҗәгать җибәрә, ләкин аның бөтен шикаятҗләре кире кагыла.

Хәзер аның бу шикаяте БМО алдындагы җәберләүгә каршы махсус комитетка тапшырылды. Әлеге комитет Казакъстандагы Кеше хокуклары оешмасы белән бергә эшли. Казакъстандагы Кеше хокуклары оешмалары мондый очракларны теркәп, халыкара оешмаларга җиткергән.

Милициянең начар мөгамәләсе еш күренеш

Голдстон әйтүенчә, Үзәк Азия төбәгендә милициянең начар мөгамәләсе турында шикаятьләр еш кабатлана икән.

"Үзәк Азия илләрендә җәберләү очрагы яңа хәбәр түгел. Без җәберләүгә дучар булган кешеләргә хокукый компенсация сорау юлларын эзлибез", диде.

Голдстон шикаять БМО комитетына тапшырылу белән, Герасимов өчен матди компенсация таләп итү мөмкин булыр дип өметләнә. Әлеге мөмкинчелек белән халыкара оешмалар Казакъстанга ил эчендәге мәхкәмә эшләрен тикшереп чыгу өчен басымны арттыра ала. Чөнки гөнаһсыз кешене кылмаган гаебе өчен җәберләү еш күзәтелә бу илдә.

"Казакъстан хакимиятеннән гаделлекне арттыру өчен чаралар күрүен сорыйбыз. Мәсәлән милициянең кулга алу, җинаятьне тикшерү вәкаләте һәм хокук мәсьәләсендә яңа реформалар кертү шарт", ди Голдстон.

Герасимовның шикаяте Казакъстанның Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына җитәкчелек иткән вакытка туры килә. Бу махсус уйланылган булмаса да, Казакъстан дөнья җәмәгатьчелеге алдында бу абруе, шикаятьнең каралуына этәргеч була ала.
XS
SM
MD
LG