Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда янгында ике кеше үлде


Чаллының “Атмосфера” күңел ачу йортындагы янгын нәтиҗәсендә 32 кеше шифаханәгә озатыла. Шуларның икесе үлә. Җидесе реанимациядә.

Чаллы матбугат үзәге җитәкчесе Фәнилә Абдуллина белдерүенчә, 1976 елгы бер адәм Чаллының “Атмосфера” диско-барына яңа торган матдә күтәреп керә һәм халыкны куркытырга уйлый. Ул сыеклыккны агызып, аны яндыра. Ут тиз арада тарала.

"32 кешене хастаханәгә алып китәләр. Аларның икесе үлә. Калганнар артык зыян күрмәсә дә, табиблар күзәтүе астында. Зыян күрүчеләргә психологлар, табиблар ярдәм күрсәтә. Казаннан 3 белгеч чакыртылды”, ди Абдуллина.


Җинаятьче кулга алынган. Тикшерү бара. Ул, күңел ачу йорты җитәкчелеге белән ачуланышкан, шуннан соң 5 литрлы савыт белән яна торган сыеклык алып килеп, шушы фаҗигане эшләгән, дигән фараз бар. Җинаятьченең исеме әлегә әйтелми.
XS
SM
MD
LG