Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химик корал белән күпләп үтерүләр инде йөз ел дәвам итә

Химик матдәләр белән кешеләрне үтерүләр инде берничә йөз ел элек үк башланган. Соңгы йөз елда химик корал кешеләрне күпләп үтерү өчен кулланылып килә. Кайбер исәпләүләргә караганда, 1914 елда Беренче дөнья сугышы башланганнан бирле бүгенгә кадәр химик кораллардан миллион ярым кеше һәлак булган. Беренче дөнья сугышында хлорин, горчица газы, фосген кулланылган. Икенче дөнья сугышында һәм Вьетнам сугышында кешеләрне напалм белән күпләп үтергәннәр. Ипритны Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында да, Иран-Гыйрак сугышында да кулланганнар. 1980-нче елларда Гыйрактагы Сәддам Хөсәин хакимияте көрдләргә каршы зарин газын кулланды. Сүриядәге ватандашлар сугышында да зарин белән 1400-ләп кеше үтерелде. 1925 елда Женева протоколында химик корал куллану кысаларын билгеләү омтылышы булган. 1992 елгы Химик корал турында конвенция химик корал куллануны гомумән тыйды. Әмма әле бу халыкара килешүгә кушылмаган күп кенә илләр кала бирә.

XS
SM
MD
LG