6 мартта яр буендагы Латакия вилаятендә Әсад яклы кешеләр һәм Сүриянең яңа хакимияте тарафдарлары — Әхмәд әш-Шәраа җитәкләгән көчләр арасында сугыш башланды.
Белгечләр әйтүенчә, бу сугышлар Шәраа өчен Әсадтан соң калган Сүриядә контрольне саклап калуның авырлыгын күрсәтә — бу исә Иран, Израиль һәм хәтта Ислам дәүләте экстремистларын сөендерә генә. Нью-Йоркта урнашкан Soufan Group аналитик агентлыгының сәясәт һәм тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Колин Кларк Латакиядәге хәлләрне "һәр низагтан соң килеп чыга торган нәтиҗә" дип саный. "Сүрия 13 ел дәвамында гражданнар сугышында яшәде. Мондый очракларда, гадәттә, үч алулар озак дәвам итә", — диде ул.
8 мартта Британиядә урнашкан Сүриядәге кеше хокуклары күзәтчелеге (SOHR) Латакиядәге "иминлек көчләре һәм беректәш төркемнәр" оештырган бәрелешләрдә 340 гади кешенең үлемен ачыклаган. Аларның барысы да азчылыкны тәшкил итүче нусайрилар (галәвиләр).
Һомс, Латакия һәм Тартус шәһәрләрендә сугышлар дәвам итү сәбәпле, комендант сәгате кертелгән, Латакиядә электр тәэминәте өзелгән.
Рәсми SANA агентлыгы илнең эчке эшләр министрлыгы чыганагына сылтанып, "кайбер хокук бозулар булуын" таныды, хөкүмәт киләчктә моңа юл куймаячак дип ышандырды. 7 мартта әш-Шараа "Әсад хакимиятенең калдыклары яңа Сүрияне сынап карады" дип белдерде һәм аларны хөкем итү белән янады. Ул гади кешеләрне үтерү турындагы гаепләүләргә аңлатма бирмәде, әмма кораллы көчләрне "халыкны яклау һәм аларның иминлеген тәэмин итүдә тугрылыгы" өчен мактады.
Протестлар артында Иран торамы?
Бәрелешләр Төркиянең Иранны кисәтүеннән соң бер атнадан башланды. Әнкара әш-Шараа хакимиятен яклый. Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан Иранга мөрәҗәгать итеп, Сүриянең бүгенге хакимиятенә каршы булган көчләрне якларга тырышу хата булачак дип белдерде.
Хакимияткә килгәч, әш-Шараа Тәһрәнның көндәшләре Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм шулай ук Көнбатыш илләре белән хезмәттәшлек итә башлады, ә Иранга битарафлык күрсәтте.
Иран прокси-төркемнәре белгече Филип Смайт Сүриядәге яңа бәрелешләрдә Тәһрәнның катышы сизелә дип саный.
Әсад режимы җимерелгәннән соң Иран лидерлары, шул исәптән Югары лидеры аятулла Али Хаменеи сүрияләр әш-Шараа хакимиятенә каршы күтәреләчәк дип белдергән иде.
Смайт "Тәһәр бүгенге хәлләрдән канәгать" дип уйлый, чөнки бу Иранның "киңкүләм чуалышлар тудыра алуын" дәлилли, хәтта төп беректәше Әсадны югалткан очракта да.
Кайбер экспертлар Тәһрән көрдләр җитәкчелек иткән Сүрия демократик көчләренә (SDF) теләктәшлек күрсәтергә мөмкин дип тә фаразлый. Бу әш-Шарааны гына түгел, Төркиянең дә ачуын китерү өчен эшләнергә мөмкин диләр.
Әсад идарәсе вакытында Сүрия Иранны Левантка (Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендәге илләрне берләштерүче атама: Сүрия, Лүбнән, Фәләстин, Израил, Үрдүн, Мисыр, Төркия, Кыпрыс һ.б.) тәташтырган җир өсте коридорында төп рольне уйнады. Әлеге коридор Тәһрән йогынтысы өчен бик мөһим иде.
Бәрелешләрдә тагын кемнең мәнфәгатьләре бар?
Оппозиция көчләре хакимияткә килгәннән соң, яңа хакимият иминлек тәэмин итүдә зур проблемнарга очрады. Әсадка лояль көчләр яңа хакимиятнең иминлек көчләренә даими һөҗүм итеп тора. "Ислам дәүләте" сугышчылары да илнең төрле урыннарындагы каршылыгын туктатмый.
Шул ук вакытта Израил гаскәрләре дә Сүрия көньягында тоткан мәйданнарын киңәйтте һәм, матбугат чаралары язуынча, алар башкаладан 20 километр ераклыкка килеп җиткән. Израил хәрби объектларга һөҗүм итә һәм илнең көньяк районнарын коралсызландыруны таләп итә.
"Ислам дәүләте" мөмкинлекләргә карап эш итә. Ул һөҗүм өчен уңайлы вакыт көтеп торачак. Израил дә әлеге хәлләрдән файдаланачак, Сүриянең көньягына һөҗүмнәрен арттырачак", дип сөйләде Кларк.
"Әш-Шарааның чынлап та проблемнары күп, ләкин боларның күбесе көтелгән хәлләр", дип өстәде ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!