Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан Мәүлидне тәмамлады


Чуашстанда бер ай дәвам иткән бәйрәмнәр тәмамланды. Рәсми җәдвәлләрдә каралмаган, кызыл төс белән тамгаланмаган бәйрәм кичәләре түрәләрнең фәрман-боерыгы белән түгел, бары тик халык ихтыяры, дин әһелләре, шәкертләр һәм аларның остазлары, иганәчеләр тырышлыгы белән узды.

Чуашстан бер ай Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтеп, аны республиканың иң мәртәбәле залларының берсе - Чуаш академия театры бинасында йомгаклады. Әлеге чын халык бәйрәмен түрәләр дә үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырышты. Бу очракта, аларның кулланырга тырышуы – бәйрәмне тулыландырды гына.

Мәүлид Тукайдан башланды

Чуашстандагы татарлар электән үк, хәтта Совет заманында да Мәүлид бәйрәмен “укытып”килделәр. Әмма, шәхси йортлардагы бәйрәм, мәҗлесләр соңгы өч елда олы залларга да күчте. Бу матур йоланы иң беренче булып Тукай авылы башлады. Андагы яшь имам, “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов үзенең шәкертләре белән Мәүлид ае уңаеннан Тукай мәктәбендә Мәүлид тамашасы оештырды. Шуннан соң, бу матур гадәт булып кереп китте.

Шыгырданда урнашкан “Гөлстан” мәдрәсәсе, аның остазлары һәм шәкертләре, Кызыл Камыш, Урмай, Татар Согыты, Чичкан, Шыгырдан, Чуаш Буасы мәхәлләләре шундый ук тамашалар оештыра башлады. Эш моның белән генә тәмамланмыйча, әлеге чарада катнашучы балалар бер-берсенең бәйрәмнәренә кунакка да йөри башлады. Шулай итеп, Мәүлидне олылап уздырылган чаралар Чуашстанны чолгап алды.


Мәүлид программ чарага әйләнде

Быел да, ай дәвамында бөтен Чуашстан шушы чаралар белән яшәде. Һәр авылда диярлек Мәүлид бәйрәмнәре узды. Инде бу бәйрәмнәрдә Шыгырдан, Тукай, Урмай, Кызыл Камыш, “Гөлстан” мәдрәсәcе шәкертләре һәр авылда булды. Аларны Диния нәзарәте, “Гөлстан” җитәкчеләре аерым бер маршрут белән йөртте. Республиканы буйдан-буйга иңләгән чараларның чыгымнары да шактый булды. Берничә автобус белән чыгыш ясаучы балаларны йөртү генә дә фәлән дистә мең сумга төште.

“Әлһәмдүлилләһ, бу чыгымнарны барган мәхәлләләр үз өсләренә алды. Юл чыгымнарын да, балаларны тукландыру мәсьәләләрен дә барган мәхәлләләр күтәрде”, ди Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов.

“Елына бер генә тапкыр татар телендә тамаша караган мәхәлләләребез бар. Мәсәлән, Шөмерле шәһәре шундыйлардан. Шундый урыннарда балаларыбыз әзерләгән сәхнә күренешләрен, мөнәҗәтләрне тыңлап сыктап та - елап утырган әби-бабаларыбызны күрсәгез, боз булып каткан йөрәкләрегез дә эрер иде”, дип шатлана “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры, “Мәүлид идеологы” Наил хәзрәт Җамалетдинов.

Шыгырдан “Мәүлид”е


Чуашстандагы ике дистәдән артык мәхәлләләрдә йөзләгән бала катнашындагы тамашалар күрсәтелгәч, йомгаклау чарасы Шыгырданда күрсәтелергә тиеш иде. Шыгырданда ул күрсәтелде дә. Ул көнне башта Шыгырданда быел ачылырга тиешле Болгар Җәмигъ мәчетендә Ринат Абдулвәлиев һәм Зөфәр Халитов тарафыннан әзерләнгән Корбан ашы узды.

Әлеге мәҗлестә Чуашстан муллалары, абыстайлар, шәкертләрдән тыш, Сембер, Самар, Пенза, Мордовия мөфтиләре дә катнашты. Монда Пәйгамбәргә багышлап Коръән укылды, салаватлар әйтелде. Бу мәҗлестән соң, бәйрәм чарасы Шыгырдан мәдәният йортына күчте. Анда балаларның мөнәҗәтләр укуы, сәхнә күренешләре булды. Вәгазь, үгет-нәсихәт белән тамашаны, гадәттәгечә, “Гөлстан” ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов алып барды.


Әмма бу чара Чуашстан балалары катнашында гына узмады. Күптән түгел Казанда барлыкка килгән “Раян” дип аталган төркем чыгыш ясады. “Раян” “Казан егетләре” квартетының элеккеге ике әгъзасы - Азат һәм Вәли тарафыннан оештырылган төркем, алар нигездә мөнәҗәтләр һәм дини җырлар башкаралар. Шыгырданда да шулай булды.

Моннан тыш, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Шыгырданда килгән иде. Миңгол әфәнде сәхнәгә ялгызы гына чыкмады. Аңа Шыгырдан абыстайлары, җыр-моңга хирыс булган апалар кушылды. Бергәләшеп мөнәҗәт һәм борынгы җырлар көйләделәр.

План үзгәрде


Әмма, шулай да, бу Мәүлид аен йомгаклау булмады. Эш шунда ки, халыкка ошап киткән чараны Чабаксарның олы бер залында йомгакларга дигән карар кабул ителгән иде. Чабаксар мәхәлләсе һәм Диния нәзарәте тиз арада Чуаш академия театрының бинасын арендага алып, йомгаклауны шунда оештырдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге бинада быел гына да өч-дүрт татар чарасы узды.

Чабаксар “Мәүлид”е

Матур итеп бизәлгән Чуаш театры бинасы Чабаксар һәм республика татарлары белән шыгрым тулы иде. Гадәттәгечә республика мәдәният министрлыгы вәкилләре дә бар иде.

Тантананы Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов ачып җибәрде. Балаларның инде сәнгати осталыгы ай дәвамында шундый остарып җиткән иде ки, бер сулышта барды. Әмма, Чабаксардагы чечен диаспорасы вәкилләре генә бераз аңлашылмаучылык өстәде. Алар да, чыгыш ясыйбыз дип үз номерларын әзерләгәннәр. Әмма, чыгышлары яулыксыз, гаурәт җирләрен эртүсез булган лезгинка булып чыкты. Сәхнәдә алар үз чыгышларын ясап бетерә алмадылар.

Казаннан шул ук “Раян” төркеме, Миңгол Галиев чыгыш ясады. Соңыннан балаларны бүләкләү булды.


“Былтыр Мәүлид бәйрәмендә катнашкан һәр балага намазлык, Коръән, тәсбих кебек бүләкләр ясаган идек. Быел исә, сарык йоныннан эшләнгән кыйммәтле юрганнар бүләк иттек. Ә иң яшь балага ноутбук һәдия кылдык. Бу бүләкләрнең чыгымнарын Чуашстандагы мәхәллә мәчетләре һәм татар эшмәкәрләре күтәрде. Бүләккә генә дә чама белән 70 мең сумлап акча китте”, дип аңлатты Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов.

Чабаксар татар эшмәкәрләре дә зур ярдәм иткән. Театр бинасын арендалау, балаларны авыллардан китерү өчен юл чыгымнары, артистларга түләү, тәмле итеп әзерләнгән пылау ашлары... боларын Чабаксар татар эшмәкәрләре күтәрде.

Мәүлид киңәя бара


Чуашстанда Мәүлид бәйрәме иҗтимагый яңгыраш алды. Аның офыклары киңәя бара. Төрле авыллар буйлап йөрү, катнашучы балаларның ел саен артуы, сәләтләренең камилләшә баруы гына “офык киңәйтми”.

Быел Мәүлид тантаналары барышында, башка чаралар да күп булды. Мәсәлән, Шөмерле шәһәре хакимияте Мәүлид тантанасында шәһәрдә яшәүче татар карчыкларына, икенче дөнья сугышы вакытындагы тылда хезмәтләре өчен медальләр тапшырды.


Тукай авылы мәхәлләсе бу ай да яшь парларга вәгазь-нәсихәт кичәсе уздырды. Анда. Ризаэтдин Фәхретдиннең “Бәхетле гаилә” дип аталган китабы һәр гаиләгә бүләк ителде. Моннан тыш, дини никах турындагы таныклыклар бирелде. Мондый “кушымталар” төрле авылларда шактый булды.

Чуашстанда башланган Мәүлид “гострольләре” башка төбәкләргә дә тарала башлады. Пенза мөфтияте Күзнәй шәһәрендә Чуашстан имамнары, мөфти Әлбир Крганов катнашында шундый ук Мәүлид мәрасиме уздырды. Сембер өлкәсенең Мәләкәс шәһәре Чуашстаннан йөзләгән баланы чакырып, тамашаны үзләрендә күрсәтте.

Шулай итеп, Чуашстан Мөхәммәд пәйгамбәр әфәнденең туган һәм үлгән аен салаватлар укып, мәҗлес вә тамашалар уздырып, моңа кадәр күренмәгәнчә, олылап уздырды һәм башка төбәкләргә гыйбрәт тә, үрнәк тә күрсәтте.
XS
SM
MD
LG