Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихлас мәчете тоткарланган мөселманнарны яклый


Ихлас мәчете тоткарланган мөселманнар яклы
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:12 0:00
йөкләү

Ихлас мәчете тоткарланган мөселманнар яклы

Казандагы Ихлас мәчете мәхәлләсе Татарстанның дини җитәкчеләренә булган һөҗүмнәр уңаеннан тоткарланган мөселманнарга ярдәм итәргә тырыша.


Ихлас мәчетенең икенче имамы Рөстәм хәзрәт Сафин фикеренчә, Илдус Фәиз һәм Вәлиулла Ягъкуб белән булган хәлләр дәүләт сәясәте белән бәйле. Ул мөселманнарга каршы Мәскәү кулы тигән дигән фикердә. Шушы көннәрдә барган тоткарлау эшләре моңа дәлил дип саный ул.

Рөстәм хәзрәт Ихлас мәчете мәхәлләсе белән берлектә зыян күргән мөселманнарга ярдәм итәргә тырыша. Дүшәмбедә алар Яшел Үзән, Яңа Савин, Авиатөзелеш районнары мәхкәмәләрендә булганнар. Хәзрәт фикеренчә, мөселманнар тоткарланган урыннарга халык күбрәк килсә, тикшерү органнары, хакимиятләр үзләрен башкача тотар иде. Алар исламчыларга карата барган эзәрлекләүләрнең туктатылуын телиләр. “Казан районнарында полиция машиналары килеп кенә тора, мөселманнарны китерәләр”, ди Рөстәм хәзрәт.



Ихлас мәхәлләсеннән Әлфия Әбрарованың да мәчеткә йөрүчеләрне тентүгә, нахакка тоткарлап ябып куюларына күңеле рәнҗи. Ул татар мөселманнарының берләшеп, бер-берсенә ярдәм итүләрен тели.

XS
SM
MD
LG