Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:51 19.5.2020

19 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театрының башкорт халык эпосы нигезендә куелган "Урал-батыр" спектаклен (16:00) карап була.

"Алтын бешик" кырымтатар театры "18 MAYIS" дип аталган реквием чыгарды.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры театр артистлары концертын (16:00) тәкъдим итә.

Бүген Мәскәүнең "Штаб татар" оешмасы Instagram-да Иваново татар яшьләре оешмасы рәисе Марат Йосыпов белән туры эфирда очрашу (19:00) уздыра.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясы Татарстанның атказанган артисты Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсен тәкъдим итә.

11:34 19.5.2020

Иркутски өлкәсендә коронавирустан Татарстаннан йөреп эшләүче вахтачы үлгән

Иркутски өлкәсендә Татарстаннан вахта белән килеп эшләүче ир-ат коронавирустан үлгән. Бу турыда irk.ru төбәкнең коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына таянып яза.

Татарстанлының 58 яшьтә булуы әйтелә. Ул Усть-Кутьта үзәк район хастаханәсендә дәваланган. Аның кайсы шәһәрдән килүе хәбәр ителми. Бу Иркутски өлкәсендә коронавирустан үлемнең җиденче очрагы.

11:20 19.5.2020

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 92, Татарстанда 88 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә тагын 88 кешедә COVID-19 рәсмән ачыкланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада вирус йоктыруның барлыгы 2400 очрагы рәсми рәвештә расланган. Яңа үлем очраклары турында әйтелми, моңарчы республика хастаханәләрендә сигез кеше COVID-19 китереп чыгарган үпкә ялкынсынуыннан үлгән иде.

Башкортстанда 92 яңа очрак. Республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 2247 очрагы расланган, 17 кеше үлгән.

Русиядә COVID-19 барлыгы 299 941 кешедә рәсмән теркәлгән, 2837 кеше үлгән. Узган тәүлектә 9263 яңа очрак расланган, 115 кеше яңа вирустан һәлак булган.

09:31 19.5.2020

19 май көненә коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 5 миллионга якынлаша, хәзерге вакытта рәсми саннар 4 миллион 805 мең турында әйтә.
  • АКШта вирус йоктыручылар саны 1,5 миллионнан арткан, Русиядә 290 мең кешедә вирус теркәлгән. Бразилия 255 мең белән өченче урынга чыккан. Британиядә 247 мең, Испаниядә 231 мең, Италиядә 225 мең кешедә вирус табылган.
  • Русиядә коронавирус белән вазгыять июльгә таба яхшыра ала. Моның турынңа Русия сәламәтлек саклау министрлыгының төп инфекционисты Елена Малинникова белдерә. "Июль аенда сез безнең турында онытырсыз һәм эфирларга чакырудан туктарсыз", диде ул "Первый канал" эфирында.
  • Татарстанда әлегә ураза бәйрәмен үткәрү форматын хәл итмәгәннәр. Моның турында Диния нәзараты матбугат хезмәтендә әйттеләр. Төгәл мәгълүмат 20 майдан соң барлыкка киләчәк. Быел ураза бәйрәме 24 майга туры килә.
  • АКШ президенты Дональд Трамп Дөнья сәламәтлек оешмасын, әлеге оешма структурасын төзәтмәсә, финансламаячак. Үзгәрешләргә ул 30 көн биргән. Трамп моның хакта хатны оешма җитәкчесенә җибәргән. Дөнья сәламәтлек оешмасы шулай ук "Кытайдан үз бәйсезлеген дәлилләргә тиеш булачак", диелә хатта.
  • Сарытау өлкәсе хакимияте 12 майдан рөхсәт ителгән урамда йөрүләрне һәм спорт белән шөгыльләнүне янә тыйган. Моны хөкүмәт төбәктә авыручылар саны арта бару белән аңлаткан.
17:45 18.5.2020

Путин мөселманнарны Уразаны өйләрендә бәйрәм итүләрен сорады

Русия президенты Владимир Путин, Дагыстанда коронавирус белән бәйле вазгыять турында фикер алышканда, республика халкының Ураза бәйрәмен мәчетләрдә җыелмыйча уздырырга тиешлегенә басым ясады. Ул мөселманнардан бәйрәмне өйләрендә уздыруларын сорады.

"Хәзер барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бара. Катгый ураза тоту ае. Быел ул 24 апрельдә башланды, һәм бу атнада, 23 майда, зур Ураза гаете алдыннан тәмамлана. Республикада бу бәйрәмгә нинди мөнәсәбәттә булуларын, гореф-гадәтләрне ничек кадерләп саклаганнарын беләм. Шунысын да беләм: дин әһелләре ислам динен тотучыларны бүгенге вазгыятьтә әлеге бәйрәмне өйдә уздыруларын сорый, алар җәмәгать белән кылынучы намазлардан һәм дуслар белән, зур төркемнәр белән җыелу гадәтеннән баш тартырга чакыралар", диде Путин.

Ул халыкның муллалар сүзенә колак салырына ышаныч белдергән. Илдә коронавирус белән хәлләр чагыштырмача тотрыклана төшсә дә, куркыныч хәзер дә саклана дигән Путин.

Ураза бәйрәменә кеше җыярга ярамаганлыгын бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та белдерде. Башкортстан хөкүмәте бәйрәмне онлайн уздыру турында фәрман чыгарган.

14:18 18.5.2020

Татарстанда коронавирустан сигезенче кеше үлгән​

Татарстанда COVID-19 вирусы тагын бер кешенең гомерен өзгән. 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе 16 майда район үзәк хастаханәсендә үлгән. 1 майда аны йогышлы авырулар бүлегенә салган булганнар, 6 майдан үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.

Бу мәгълүматны Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Ләкин Русия оператив штабы статистикасында соңгы үлем әлегә күрсәтелми.

Узган тәүлектә республикада тагын 80 кешедә COVID-19 ачыкланган. Аларның барысы да вирусны Татарстанда йоктырган. 17 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше авыруны җиңелчәрәк кичерә һәм өйләрендә дәвалана. 80 очракның күбесе Казаннан – 61 кеше, Чаллы шәһәре, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районннарында дүртәр очрак.

14:08 18.5.2020

18 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

  • Crimean Tatars каналында бүгенге туры эфир кырымтатар сөргене фаҗигасенә багышлана. Көн дәвамында канал 1944 ел депортация корбаннары һәм шаһитларының язмышлары хакында сөйли.
  • Мостай Кәрим исемендәге Башкорт драма театры Кирәй Мәргәннең "Шомбай" спектаклен (16:00) күрсәтә.
  • Камал театры яңа проект башлап җибәрә – театр артистлары онлайн режимда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә катнашучыларның әсәрләрен укый. Бүген пьесаны Раил Шәмсуаров укуында тыңлап һәм карап булачак.
  • "Камал мәктәбе онлайн" белем бирү проекты кысаларында бүген театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов "Классиканың яңача укылышы" дигән темага лекция (19:00) укыячак.
  • Әлмәт татар драма театры Искәндәр Сакаевның "Бистә фәрештәсе" ("Добрый человек из Сычуани") спектаклен тәкъдим итә.
07:59 18.5.2020

18 май иртәсенә төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 716 меңнән арткан. Авырудан барлыгы 315 мең кеше үлгән, 1 миллион 734 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 486 мең), Русия (281 мең), Британия (244 мең), Бразилия (241 мең), Испания (230 мең), Италия (225 мең).
  • 18 майдан Татарстанда спорт үзәкләре, фитнес-заллар һәм бассейннар эшчәнлеге рөхсәт ителә. Анда шәхси тренер белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Төп шарт: тренер бер үк вакытта бер генә кеше белән шөгыльләнергә тиеш.
  • Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Русиядә коронавирус үсешен туктатып булды дип белдерде. Аның сүзләренчә, вазгыять тотрыкланды, яңа авыручылар саны артмый диярлек.
  • Сораштыру: Русиядә кече һәм урта бизнес вәкилләренең 75%-ы якын киләчәктә икътисади хәлнең начарлануын көтә. Алар фикеренчә, пандемия иң зур зыянны рестораннар өлкәсенә китергән (82,9%). Шулай ук матурлык индустриясендә (61,6%) һәм сәнәгать өлкәсендә (48,5%) зыян күп китерелгән, дип саный бизнес вәкилләре.

дәвам

XS
SM
MD
LG