Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

18:18 21.5.2020

Башкортстанның Салават районында мигрантлар арасында COVID-19 таралган

Башкортстанның Салават районы үзәге Малаяздагы яшелчәчелек комплексы эшчеләре арасында коронавирус күпләп таралып киткән. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

“Салават районында Үзбәкстаннан килгән кешеләр арасында авыруның көчәю күренеше, чыганагы бар” диде ул.

Министр сүзләренчә, коронавирус йоктырган эшчеләр Чиләбе өлкәсендә “Горный” яшелчәчелек комплексында эшли, әмма яшәүләре Башкортстанда.

Забелин мигрантлар арасында 68 кешедә COVID-19 раслануын әйтте. Алар яшәгән кунакханәдә санитар-эпидемиологик чикләүләр кертелгән, шушы чаралар ярдәмендә инфекциянең алга таба таралуын туктатуга ирешелгән.

12:58 21.5.2020

Татарстанда коронавируслы тугызынчы кеше үлгән

Татарстанда узган тәүлектә тагын бер кеше COVID-19 вирусыннан һәлак булуы расланды. Бу 1950 елгы Яшел Үзән кешесе дип хәбәр итә республиканың коронавируска каршы штабы.

Татарстанда узган тәүлектә 71 кешедә, ә пандемия башланганнан бирле барлыгы 2546 йогышлану очрагы рәсмән теркәлгән.

Башкортстанда 21 майга 2424 кешедә COVID-19 расланган, узган тәүлектә вирус тагын 89 кешедә ачыкланган. Яңа үлемнәр хакында әйтелми. Республикада эпидемия башыннан барлыгы 18 кеше коронавирустан үлде.

Русиядә узган тәүлектә тагын 8849 кешедә коронавирус расланган, 127 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыручылар саны 317 554 кеше, 3099 кеше үлгән.

12:49 21.5.2020

21 майда онлайн тамашалар

Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Габдулла Кариев исемендәге татар яшьләре театры Ринат Харисның "ЙолдызWindows" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр шулай ук "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Театр артисты Гөлназ Галимуллина укыган "Каракош" татар халык әкияте дә чыкты.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының Флорид Бүләковның "Старые женихи, или сват Шомбай" музыкаль комедиясен (17:00) карап була.

Бүген Мәскәүдәге "Татар штабы" оешмасы Instagram-да Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева белән "Карантинда татарлар китап укыймы?" дигән темага сөйләшәчәк (19:00).

09:30 21.5.2020

21 май иртәсе хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 5 миллионнан арткан. 323 мең кеше үлгән, 1 миллион 899 мең кеше савыккан.
  • Иң күп кеше авырган илләр: АКШ (1 миллион 551 мең), Русия (308 мең), Бразилия (291 мең), Британия (249 мең), Испания (232 мең), Италия (227 мең).
  • Адыгея республикасында кеше күмүдә 500ләп кеше катнашкан, шуннан соң 155 кешедә COVID-19 расланган. Район башлыгы вазифасыннан киткән.
  • Төркия 20 майдан үз дәүләт чикләрен 31 ил ватандашы өчен, шул исәптән Русиягә дә ача. Башлангыч чорда килүчеләргә медицина хезмәте генә ачык. Русиялеләр Төркиягә Русия чикләре ачылгач кына бара алачак.
  • Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис Греция "бөтен дөньяга коронавирус таралуына каршы ничек көрәшергә кирәклеген күрсәткәнен" белдерде. Аның сүзләренчә, илдә туристик сезон июнь уртасыннан башлана ала.
21:42 20.5.2020

Әлмәт кешесе җәмәгать урынында битлек кимәгән өчен кулга алынган

Әлмәт шәһәре мәхкәмсе җәмәгать урынында битлек кимәгән өчен 30 яшьлек ир-атны кулга алган. Мәхкәмә карары белән аңа өч тәүлек сак астында тоту җәзасы бирелгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу кешене рейд вакытында полиция хезмәткәрләре туктаткан һәм патруль машинасына баруын таләп иткән. Ләкин тоткарланучы моны эшләүдән баш тарткан һәм “каршылык күрсәткән” диелә.

21:39 20.5.2020

Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны Ураза гаетендә мәчетләргә җыелмаска чакырды

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин мөселманнардан Ураза гаетенә мәчетләргә җыелмауларын сорады.

“Рамазан тәмамлана. Ул гади шартларда түгел, ә пандемия шартларында тәмамлана. Рамазан ае үзе дә карантин шартларында узды. Илебезнең президенты һәм төбәкләр җитәкчеләре бу пандемия белән көрәшкә зур игътибар бирә, шуңа күрә без дә бу көрәштә катнашырга тиеш” диде Таҗетдин.

Мөфти сүзләренчә, гает көнне мәчетләргә санаулы кешеләр генә киләчәк, бу имамнар һәм мәчет хезмәткәрләре булачак. Калган мөселманнар өчен Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать җидедән БСТ каналында, аннары Русиянең Беренче каналында Ураза гаетеннән трансляция булачак.

14:53 20.5.2020

Татарстанда Ураза гаете онлайн узачак

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

24 майда Ураза гаете бәйрәме Live форматында узачак. Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарга шундый мөрәҗәть белән чыкты. Белдерү тексты мөфтият сәхифәсендә эленгән. Әлеге мөрәҗәгать мөхтәсибләргә аерым җиткерелгән.

"Татарстан диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен "ТНВ" телеканалы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм "Хозур ТВ"ның YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак", диелә Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Татарстан мөфтие халыкны мәчетләргә бармаска һәм сабыр итәргә чакыра.

14:21 20.5.2020

20 майда онлайн тамашалар

Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге миллия яшьләр театры "Исәнме, әни!" спектаклен (17:00) күрсәтә.

Бүген Мәскәүдәге "Татар штабы" оешмасы үзенең Instagram-да "Чәкчәк" Пермь татар яшьләре оешмасы рәисе Рөстәм Галимов белән туры эфирда очрашу (18:30) уздыра.

Башкортостанның Бүздәк районында урнашкан татар этнография музее буенча экскурсия карап була.

Галиәсгар Камал исемендәге татар драма театры үз сәхифәсендә Салават Юзиевның "Үт күршеләр" спектаклен тәкъдим итә.

дәвам

XS
SM
MD
LG