Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

21:26 14.3.2020

COVID-19 коронавирусы белән авырулар саны 14 мартта Русиядә 59-га җитте. Бер тәүлек эчендә тагын 14 кешенең авыруы ачыкланган. Соңгы көннәрдә авырып киткәннәрнең күбесе күптән түгел бу авыру тарала башлаган Италия, Франция, Австрия кебек илләрдән кайткан булган. Шулай ук андый кешеләр белән контактта булу нәтиҗәсендә чирләп киткәннәр дә бар.

Миллиардер Олег Дерипаска коронавирус таралмасын өчен бар ил буйлап карантин игълан итәргә чакырды. Аның фикеренчә, Русия хакимиятләре дәүләт чиге капкаларын ябарга, халык җыела торган һәртөрле чараларны тыярга һәм “кешеләргә 60 көн буе өйдә булу мөмкинлеге булдырырга” тиеш.

Шимбә көн мәгълүматларына караганда, Кытайда чыккан бу чир дөньяда 150 меңләп кешедә табылган, 6 меңгә якын кеше үлгән, 73 меңгә якын кеше савыккан.

21:31 14.3.2020

Дөнья татар конгрессы 19-21 мартта уздырылырга тиешле IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячагын игълан итте. Бу коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында кертелгән махсус режим белән бәйле диелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән республика коронавирус таралуга каршы көрәш штабы 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертте. Әлеге режим күп халык катнашындагы чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә сәфәрләрен кичектерүне күздә тоты.

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Русиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900ләп кече бизнес вәкилләрен һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен җыюны күздә тота иде.

22:04 14.3.2020

Башкортстанда дәүләт вазифасындагы кешеләргә чит илгә чыгу тыелды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыйды. Дәүләт хезмәтендәгеләргә чит илләргә чыгу рөхсәт ителми.

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республикада коронавирус таралуын булдырмау максатыннан оператив штаб утырышы уздырды. Утырыш нәтиҗәләре белән ул социаль челтәрләрдә бүлеште.

“Бу җитди әйбер икәнен аңлыйбыз. Әйе, әлегә бездә бер авыручы да юк, ләкин алар килеп чыкмас дип әйтеп булмый. Без, һичшиксез, бирешмәбез, шулай да мөмкин кадәр азрак зыян килүен тәэмин итәргә кирәк” дип язган Хәбиров ВКонтактедагы рәсми аккаунтында.

Коронавирус таралуны булдырмау максатыннан Хәбиров, Татарстан кебек үк, киңкүләм чараларга чикләүләр кертте, дәүләт вазифасындагыларга чит илләргә чыгуны тыйды. Түрәләргә шулай ук Русия төбәкләренә сәфәрләр дә чикләнде.

Хәбиров халыкка имеш-мимешләргә ышанмыйча, бөтен мәгълүматны республика сәламәтлек министрлыгы булдырган “кайнар линия” аша белешергә өндәде. Аның сүзләренчә, дүшәмбедән башлап министрлык көн саен брифинглар уздыра башлаячак, халыкка хак мәгълүматны җиткереп торачак.

“Куркырга һәм дулкынланырга кирәкми. Без авыру очракларын 100 процент ачыкларга әзербез. Хәлләрнең торышы тәүлек әйләнәсе катгый контрольдә тотыла. Булдырмау чаралары оештырганда килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм. Ләкин бу очракта без авыру таралуын булдырмаячагыбызга инанырга телибез” ди Хәбиров.

22:25 14.3.2020

Трамп коронавируска тикшерелгән

АКШ президенты Дональд Трамп коронавируска тест тапшырганлыгын белдерде. Шимбә көнне ул Ак йортта матбугат очрашуы уздырды. Тикшерү җомга кичендә узган.

Дональд Трамп
Дональд Трамп


Президент Бразилия вәкилләре төркеме белән очрашканнан соң ул коронавируска тикшерелерме, юкмы дигән сүз күтәрелде. Бразилия вәкилләренең берсендә коронавирус булуы ачыкланган иде. Очрашу Флоридада Трампның Мар-а-Лаго утырмасында узды. Ул очрашуда президент белән булган ике кеше тикшерелеп аларда да коронавирус табылды.

Табиблар Ак йортта президент Трамп һәм вице-президент Майк Пенс тирәсендәге барлык хезмәткәрләрне тикшерә башлады. Матбугат очрашуына килгән журналистларны да температураларын тикшереп керткәннәр.

13 мартта Трамп коронавирус таралуга юл куймас өчен илдә гадәттән тыш хәл тәртибен игълан итте.

23:05 14.3.2020

Украина чикләрен өч атнага яба

Украина коронавирус сәбәпле 16 марттан өч атнага дәүләт чикләрен ябачагын, чит ил ватандашларын илгә кертмәячәген игълан итте. Аннексияләнгән Кырымда, ДНР һәм ЛНРда теркәлгәннәрне дә кертмәскә тәкъдим ителгән.

Арсен Аваков
Арсен Аваков

Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков президент катнашында узган хөкүмәтнең күчмә утырышында “чиктән аша бары Украинаның оккупацияләнмәгән җирләрендә теркәлгән (пропискасы булган) украин ватандашларын гына кертергә тәкъдим итәбез” дигән. Оккупацияләнгән Донецки өлкәсенең Горловка шәһәрендә коронавирус эләктергән 12 кеше хакында мәгълүмат бар диде Аваков.

Украина югары уку йортларында Кырымнан килеп укыган студентларның бер өлеше карантин сәбәпле Кырымга кайткан. 3 апрельгә хәтле кертелгән карантин чорында студентлар онлайн укуга күчкән. Коронавирус таралган илләрдән кайтучы украин ватандашларын чиктә тикшереп ике атналык аерым карантинга урнаштырачаклар. Украинадан күп кенә илләргә очышлар туктатыла, Украина сәламәтлек саклау министрлыгы, мөмкинлеге булган очракларда, хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итте.

Дмитрий Белик
Дмитрий Белик

Акъярдан Русия думасына сайланган Дмитрий Белик исә ФСБ хезмәтенә, Русия вице-премьеры Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итәчәген белдерде. “Мин Кырым һәм Украинаны тоташтырган “Чонгар”,“Каланчак” кебек чик капкаларын ябуны таләп итмәячәкмен, ләкин чиктә контрольне кырыслатуны таләп итәчәкмен”, диде Белик Акмәчеттә узган матбугат очрашуында. Кырымда коронавирус эләктерү очраклары хакында әлегә мәгълүмат юк.

Украина дәүләт иминлеге хезмәте чикләрне ябу карарын коронавирус пандемиясе профилактикасы белән бәйләп чираттан тыш утырышында 13 мартта игълан итте.
Украина президенты 13 март кич телеканаллардан украиннарга мөрәҗәгать белән чыкты.

01:01 15.3.2020

Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә читтән торып укытуга күчәргә киңәш итә

Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә балаларны вакытлыча читтән торып укытуга күчәргә киңәш бирде. Мондый укыту алымына күчүне Русия төбәкләре зарурлыктан чыгып үзләре хәл итә ала. Әлеге чараны куллану сәбәбе – илдә коронавирус таралуны булдырмау диелә.

“Коронавирус таралуны булдырмау өчен чаралар күрү кирәклеге сәбәпле, балаларның сәламәтлеген саклау өчен, Русия мәгариф министрлыгы бөтен төбәкләргә Роспотребнадзорның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта махсус белем бирү оешмаларында санитар-эпидемиология чараларын көчәйтү турында киңәшләрен юллады. Оператив штаб киңәшләре нигезендә, бу зарур булган очракта, коронавирус таралуны булдырмас өчен, белем бирү процессын вакытлыча читән торып укытуга күчерергә киңәш ителә” диелгән министрлык белдерүендә.

Моннан кала, төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә уку оешмаларында йогышлы авыруга каршы чараларны вакытында күрергә кушылган. Мәктәпләр, балалар бакчалары, училищелар җитәкчеләре бүлмәләрне җыештыру, җилләтү тәртибен контрольдә тотарга тиеш була. Читтән торып укытуга күчкән очракта, балалар тиешле белемнәрне алсын өчен, бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга, аларны онлайн укытырга кушыла.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов төбәкләргә балаларны читән торып укытуны оештыруда кирәк булган һәртөрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.

14 мартта Мәскәү мэры Сергей Собянин мәктәпләрдә балаларга дәресләргә ирекле йөрергә рөхсәт итүче документ имзалады. Мәскәүдән соң Мәскәү өлкәсе дә шундый ук карар кабул итте.

01:15 15.3.2020

Даруханәләрдә битлекләр юк

Коронавируска каршы иминлек чаралары артканнан арта барганда Азатлык Казан даруханәләрендә медицина битлекләре эзләргә чыкты. Русия президенты Владимир Путин медицина битлекләре бәясен арттыручы даруханәләрне ябарга кушкан иде. Нәтиҗәсе - безнең видеода.

Даруханәләр: "Медицина битлекләре хезмәткәрләрдә дә юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00
10:22 15.3.2020

Коронавирус сәбәпле Татарстанда күп халык катнашында чаралар уздыру тыелса да, эшмәкәр, "Татспиртпром" ширкәтенең элекке җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу чарасы Казандагы "Ак Барс Банк Арена"да зурлап уздырыла. Бик күп кеше җыелган. Русиягә әлеге куркыныч вирус таралган илләрдән кайтучылар 14 көнгә карантинга ябылырга тиеш булса да, бу кагыйдәнең мәрхүмнең туганы, әле генә АКШтан кайтып төшкән Радик Миңнәхмәтовка кагылмавы ачыкланды. Ул да Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, түрәләр җыелган җеназа чарасында күренде. Түбәндәге фотода Радик Миңнәхмәтов медицина битлегеннән.

дәвам

XS
SM
MD
LG