Русия президенты Владимир Путин илнең аерым бер категория затларына чит илгә чыгар алдыннан Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) һәм Тышкы күзләү хезмәтенә хәбәр бирү тәртибе турында фәрман имзалаган.
Әлеге документ дәүләт сере йә "аеруча мөһим яки тулысынча яшерен белешмәләр" белән эш итүче русияләргә кагыла. Чит илгә чыгар алдыннан алар кимендә 30 көн алдан бу хакта ФСБга һәм Тышкы күзләү хезмәтенә белдерергә тиеш булачак. Чит илгә ашыгыч рәвештә чыгарга кирәк булса, шундук хәбәр итү дә ярый.
Мондый категориягә яшерен белешмәләр белән эшләүче вазифаи затлар, сенаторлар, Дума яки төбәкләрдәге парламентларның депутатлары, муниципалитет башлыклары, хөкемдарлар һәм адвокатлар керә.
Чит илгә чыгулары турында белдергәндә аларга исемнәрен, туган көннәрен, нинди максат белән чыгуларын, кайчан кайтачакларын, чит илдә яшәячәк урыннарын күрсәтергә кирәк булачак.
- Апрельдә медиада Русия хакимиятләре түрәләргә чит илгә чыгуны тыйган, дигән хәбәрләр чыкты. Русия думасы депутатларына чит илләргә бернинди сәбәп белән дә барырга ярамый, аларның чит илгә чыгарга сораган рөхсәтләре кире кагылачак.
- Финанс министрлыгында эшләүчеләргә эш сәфәрләре генә рөхсәт ителә. Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм Росгвардия хезмәткәрләре 14 илгә чыга ала: аларның күбесе - Совет берлегенең элекке республикалары, шулай ук Куба, Иран, Төньяк Корея һәм Сүрия. Русия энергетика министрлыгы түрәләре исә "үзләре теләгән җиргә ирекле бара ала", дип яза Reuters. Имеш Русия түрәләренә тозак корып алардан дәүләт иминлегенә кагыла торган серләрне белешүләре бар.
- Хөкүмәт әгъзаларына чит илләргә чыгуны рәсми булмаган рәвештә әле 2022 елда ук тыйганнар иде, ә бу чара рәсми буларак 2023 ел уртасында кабул ителде. "Дәүләт сере" турындагы һәм "Русиядән чыгу һәм Русиягә керү тәртибе турындагы" кануннарга үзгәрешләр кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум