Русиядә "традицион гаилә кйммәтләрен" дискредитацияләгән өчен җәза кертергә кирәк, дип белдергән Думаның "Бердәм Русия"дән депутаты Солтан Хамзаев.
"Җаваплылык булсын — кимендә административ җәза. Бигрәк тә президент Гаилә елы дип игълан иткән елда", дигән ул "Новости" агентлыгына.
Шулай ук депутат бу өлкәдәге кануннар белән эшләргә кирәк дигән. "Бездә гаиләнең кагылгысызлыгын саклаучы", яңа өйләнешергә торган яшьләрне "җимергеч пропагандадан, гаилә кыйммәтләрен киместүдән яклаучы" канун юк дигән Хамзаев.
- Соңгы вакытта Русиядә "традицион кыйммәтләр"не яклау һәм аны Көнбатышка каршы кую пропагандасы алып барыла.
- 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
- Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
- Моның белән беррәттән хакимиятләр яшьләрне тизрәк өйләндереп, бала таптыру җаен да эзли. Мәсәлән Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум