Нью Йоркта яшәүче милләттәшләребез Асия һәм Рәшит Агилар гаиләсе хакында мин әле Мәскәүдә үк ишеткән идем. Америкада эшләүче, Колумбия университеты галимнәре Сурая һәм Равил Гайнуллиннар, Мәскәүгә кайткан саен Асия ханымның бик матур җырлавы, музыкага осталыгы турында сөйләп, аларның улы Әдипнең, «Шрек» дигән бик популяр мультфильм анималарының берсе икәнлеген әйткән иделәр. Хәзер инде Америка сәяхәте насыйп булып, анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашу форсаты тугач, мин беренче чирата Асия ханым белән таныштым.
Өйләрендәге аның күп санлы рәсемнәре, чит илләрдә яшәгән милләтәшебезнең ни дәрәҗәдә талантлы икәнлеген күрсәтүче бер дәлил. Сәнгатъ турындагы күп санлы китаплар арасында талантлы Әдипкә дип махсус бүләк ителгән Бакый Урманче китабы да бар. Асия ханым белән Рәшит әфәнде Кытайда, Харбинда туганнар, аннан соң Төркиягә күченгәннәр, соңгы 25 елда Америкада яшиләр.
Аларның Әдиптән башка тагын 3 баласы бар . Камилә, белән Камил һәм Эрол. Балалары барысы да югары белемле. Әдип тә университет тәмамлаган. Хәзер инде ул университетта талантлы 3 студентка Әдип Аги исемендәге степендия дә бирелә икән. Асия ханым, без аны архитекторлыкка укый дип уйлаган идек, ул рәссәм булырга укыган икән. Аның бөтен хыялы мультфильмнар ясау иде. Ул аларны кәгазьгә төшереп безгә дә күрсәтә иде дип, вакытсыз вафат булган улының ни кадәр тырыш, кеше белән дустанә яшәве. укытучыларның һәм бергә эшләүчеләрнең хөрмәте турында сөйләде.
Бер талантлы булган кеше бар яктан да талантлы дигән сүз дөрес икән. Асия ханым миңа Әдип башкаруында тасмага язып калдырган җырларны да тыңлатты. Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Пар ат» та, бик популяр җыр «Керим әле урманнарга» да бар иде ул тасмада.
Әдип Аги Колифорниядә җирләнгән. Киностудиягә бик күп халык җыелган, анда яшәүче милләттәшләребез дә күпләп килгән, догалар да укылган, тәкбирләр дә әйтелгән. Әдип бергә эшләүче дусларына Рөстәм Яхинның «Киек казлар» дигән җырын да өйрәткән булган. Аны искә алу кичәсендә америкаларны шаккаттырып «Киек казлар» музыкасы да яңгыраган.
Без аның эше турында бик сөйләшми идек, ди Асия ханым. Ләкин кечкенәдән ул мультфильмнар ясау турында хыяллана иде. «Шрек» мультфильмын ясарга дип чакыргач, ул үзен-үзе аямый эшләде. Аны эшендә бик хөрмәт итәләр иде. Музыка белән дә шөгелләнде, җырлады да, күп кенә күргәзмәләрдә аның эшләре куелган. Аз гына гомере эчендэ күп эшләргә өлгерде ул Әдип диде, Асия ханым.
«Шрек» мультфильмын эшләүдә катнашкан Әдип Аги 2001 елның декәберендә 30 яшендә кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат була.