Бар дөнья буйлап мөселманнар Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итә. Төрле илдә бу бәйрәм төрлечә уза. Азатлык быелгы Ураза бәйрәме мизгелләрен сурәтләүче фотогалерея әзерләде.
Дөнья мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә

1
Индонезиянең Ачеһ утравындагы Лонга шәһәрендә төбәкнең дин эшләре министрлыгы хезмәткәре Рамазан бәйрәме башлануын хәбәр итү өчен айны телескоптан күзәтә.

2
Индонезия мөселманнары башкала Джакартада бәйрәм утлары яндыра.

3
Непал башкаласы Катмандуда хатын-кызлар бәйрәм уңаеннан кулларына хна белән ясалган бизәкләрне күрсәтә.

4
Албания башкаласы Тиранада мөселманнар гает намазына әзерләнә.

5
Тирананың Скандерберг мәйданында гает намазына җыелган мөселманнар.

6
Романия башкаласы Бухарестның Динамо стадионына намазга кызы белән килгән ана.

7
Бишкәктә Кыргызстан президенты Садыр Жапаров (уңнан өченче) бәйрәм намазында.

8
Иерусалимда мөселманнар өчен изге саналган Тәүбә дивары комплексында фәлестиннәр бәйрәм уңаеннан элгән баннер.

9
Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында бәйрәм намазын укучы мөселманнарны полиция күзәтә.

10
Пакстанның Пешавар шәһәрендә әтисе белән гает намазына килгән малай башмагы белән уйнап утыра.

11
Израилнең мөселманнар һәм яһүдләр яшәгән Яффа шәһәрендә гает намазына килгән мөслимәләр.

12
Босния мөселманнары башкала Сараевоның 16 гасырда төзелгән Гази Һусрев бәй мәчете янында.

13
Косово башкаласы Приштинада

14
Мисыр башкаласы Каһирәдә хатын-кызлар бәйрәм намазыннан соң бер-беренә күбек сибә.

15
Бухарестта гаеткә килгән мөселманнар фотога төшә.

16
Пакстанның Пешавар шәһәрендә малайлар уенчык мылтыклар белән уйнап бәйрәм итә.

17
Иерусалимның Димәшк капкасы янында бәйрәм уңаеннан кабартылган шарлар сатучылар.