Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елда Татарстан чит илгә, шул исәптән Европа илләренә 50 мең тонна ашлык саткан


Архив фотосы
Архив фотосы

Моңа кадәр Татарстан келәтләрендә 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча ятуы хәбәр ителде.

2024 ел башыннан Татарстан Европа берлеге илләренә, Кытай һәм Үзәк Азия илләренә 50 мең тонна ашлык һәм авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Бодай һәм арпа Казакъстанга китә. Арпаны Кытайга да җибәрә башладылар. Анда таләпләр зур. Шуңа да иң элек оешмага аттестация узарга һәм Кытайның үз исемлегенә керергә кирәк. Арыш Казакъстан, Латвиягә җибәрелә. Солы — Чехия, Испания, Польша, Таҗикъстан, Казакъстанга, кукуруз — Казакъстанга, җитен — Германия, Чехия, Беларус, Польшага, горчица — Беларус, Чехия, Австрия, Германия, Польшага китә", диде ул.

Моннан тыш, ел башыннан Татарстанда җитештерелгән 200 мең тонна ашлык Русия төбәкләренә җибәрелгән.

Май башында Татарстан келәтләрендә 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча ятуы хәбәр ителде.

Быел авыл эшчәннәре язгы чәчүгә зур проблемнар белән төште. Нефть заводларына дрон һөҗүмнәре һәм санкцияләр ягулык дефицитына китерде. Фермерлар төшенкелектә, дип сөйләгән иде Татарстанда фермерлык хәрәкәте башында торган Илшат Гомәров.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров сүзләренчә, быел язгы кыр эшләрендә чыгымнар 1,5 миллиард сумга арткан, шул ук вакытта федераль үзәктән бүленүче субсидияләр 2,5 тапкырга кимегән.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. 2022 елда рекордлы уңыш җыюларына карамастан, ашлыкка бәяләр төште, ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты. Бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты.

Инде ике ел Татарстанда ашлыкка бәяләр түбән булып кала. Бодайның 3нче классы — 12 сум, 4нче класс — 10 сум, 5нче класс 8-9 сум тора. Арыш бары үз кыйммәтендә — 6-7 сумнан йөри.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG