Accessibility links

Эрдоган Кытай сәфәрен уйгыр иленнән башлады


Эрдоган Кытай рәсмиләре белән сөйләшүләрен уйгыр башкаласында башлады, Өремче, 8 апрель 2012
Эрдоган Кытай рәсмиләре белән сөйләшүләрен уйгыр башкаласында башлады, Өремче, 8 апрель 2012

Төркия премьер министры Эрдоган Кытайга булган рәсми сәфәрен Көнчыгыш Төркестаннан башлады. Төркия Кытай мөнәсәбәтләрендә Өремчене мәдәни күпер буларак күрергә тели.


Кытайга андагы премьер-министр Вэн Җибау чакыруы белән 8 апрельдә килгән Төркия премьер министры Рәҗәп Эрдоган Кытай рәсмиләре белән сөйләшүләрен уйгыр төбәге башкаласы Өремчедә башлап җибәрде. Төркия президенты Абдулла Гүл кебек Эрдоган да Кытай белән мөнәсәбәтләрдә уйгыр Көнчыгыш Төркестанның күпер булуына өмет баглый.

Төркия премьерының рәсми Кытай сәфәрендә эшмәкәрләр төркеме белән беррәттән 60лап төрек журналисты да катнаша.

Сәфәр Кытайга каршы гыйсъян учагы Өремчедән башлана

2009 елның июль аенда җирле уйгырлар һәм килмешәк кытайлар арасында булып алган канлы низагтан соң Кытай-Төркия арасындагы мөнәсәбәт Әнкараның вакыйгаларга каршы каты реакция белдерүе сәбәпле киеренке дәрәҗәдә бара иде. Сәфәрнең нәкъ шул низаглар булган Өремчедән башлануы мөнәсәбәтләрне яңадан җайлаштыру омтылышында үзенчә зур мәгънәгә ия.

Өч ел элек булып алган канлы вакыйгалардан соң Уйгыр төбәгендә киеренкелек тәмам басылды дип әйтеп булмый. Вакыйгага бәйле күп санда кеше кулга алынды, зур иминлек чаралары башкарыла. Кытай хакимияте төбәктә иминлекне иң югары дәрәҗәдә сакларга тырыша. Җирле халыкны куркыту максатында террорчылык сылтавы белән кешеләрне хөкемгә тарту очраклары ешайды.

Төбәкнең әһәмияте

Уйгыр-Синҗан автоном төбәге дип аталган Көнчыгыш Төркестан Кытайның иң зур төбәкләреннән берсе. Биредә 20 миллион халык яши. Уйгырлардан кала күп санда казакъ, мөселман кытайлар һәм шактый гына татар да яши.

Төркия рәсмиләренең сәфәрне Өремчедән башлау нияте һәм моның Кытай рәсмиләре тарафыннан кабул ителүе төбәкнең күпер вазифасы башкаруы омтылышында зур адым дип санала.

Мул җир асты байлыкларына ия булган төбәкне кытайлар үз мәнфәгатендә күбрәк кулланырга тели. Кытайның әлеге төбәкне үсеш програмына кертүе төбәкнең икътисади әһәмиятен арттыра.

Уйгыр чыганакларына караганда, сәфәр алдыннан уйгыр активистлары премьер Эрдоган һәм тышкы эшләр министры Даутоглу белән очрашып фикер алышкан. Уйгырлар аларга үз таләпләрен җиткергән.

Милли ассимиляция көчәя

1949 елда коммунист Кытай белән Советлар арасында килешү нигезендә, Кытай хакимияте астына кергән бердәнбер төрки ил - Көнчыгыш Төркестанда Кытай ассимиляция сәясәтен ел саен көчәйтә бара.

1949 елда хан кытайлар саны халыкның уртача 7%ын тәшкил итсә, 2002 елда бу сан 40 проценттан артты. Дәүләт эчке Кытайдан төбәккә урнашырга теләгән хан кытайларга иң яхшы урыннарны вәгъдә итә. Шул арада җирле халык мөселман уйгырларны исә үз җирендә кыерсытылуы төбәктә ике милләт арасында киеренкелекнең артуына сәбәп була.

Өремчедәге низагка дөнья илләре битараф

Уйгырлар Кытай хакимияте сәясәте һәм басымнарына канәгатьсезлек белдерсә дә, моны дөньяга җиткерә алмый. Моннан кала Кытай белән үсә барган икътисади бәйләнешләр сәбәпле дөнья илләре милли төбәкләрдәге этник проблемнарга битараф булуны кулай күрә.

Уйгырлар шул исәптән Төркиянең ярдәменә һәм тәэсиренә зур өмет баглый.

Төркиянең Өремчегә ярдәме

Төркия премьеры һәм аның белән бергә килгән сәүдәгәрләр төркеме Өремче сәфәрендә биредә төзеләчәк төрек сәнәгать корылмасын караячак. Төбәккә булган эшлекле сәфәр икътисад белән чикләнми, програмнарда иҗтимагый һәм мәдәни өлкәдә зиярәтләр дә каралган.

Төркия рәсмиләре Өремчедәге хәлләргә битараф түгел, Төркия уйгырлар проблемын якыннан күзәтеп тора. Эрдоганга кадәр дә бирегә сәяси әһелләр рәсми сәфәрләрен ешайта башлады. Аларның иң соңгысы Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу һәм президент Абдулла Гүлнең зиярәтләре булды.

Шул уңайдан еллык икътисади үсеш күрсәткечләрендә бер-берсенә якын урында торган Кытай белән Төркия арасында төбәк икътисади бәйләнешне чикләп узмый.

Эрдоган Өремчедән соң Пекинга барып ике ил арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куячак.
XS
SM
MD
LG