Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Евромайдан башлануга бер ел

Украина башкаласы Киевта Евромайдан дип аталган Европа яклы протест чаралары башлануга 21 ноябрьдә нәкъ бер ел була. 2013 елның 21 ноябрь кичендә Киевның Бәйсезлек мәйданына ике меңләп кеше чыкты. Ул чактагы Украина президенты Виктор Януковичның Европа берлеге белән якынаю килешүеннән кисәк баш тартуына каршы тыныч ризасызлык җыены буларак башланган бу чара алай ук тыныч тәмамланмады. 30 ноябрьгә каршы төндә хакимият протест белдерүчеләрне көч белән бастырырга кереште. Берничә айдан каршылыкның көчәйгән көннәрендә бер йөзләп кеше һәлак булды һәм ахыр чиктә Янукович илдән качып китте.

дәвам

XS
SM
MD
LG