Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евгений Рощин: "Киләчәк Русия Конституциясе федерализм идеясен яңарта"


Евгений Рощин
Евгений Рощин

Путиннан соң язылачак яңа Конституция төбәкләрнең вәкаләтләрен чикләми ди әлеге "документ" авторларының берсе Евгений Рощин. Моңа кадәр милли активистлар аны тәнкыйтьләп чыккан иде.

Русия Республикалары Берлеге — федератив дәүләт. Аңа кергән барлык төбәкләр дә республика статусында йөри. Берлекнең башкаласы — Мәскәү. Дәүләт теле — урыс теле.

Украинадагы сугыш башланганнан соң чит илгә киткән галимнәр һәм журналистлар нигез салган Глобаль төзекләндерү институты (IGRec) яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Ул Владимир Путин режимы беткәннән соң кулланып булачак төп канун була ала, дип саный аны язучылар. Конституция өлгесе нигезендә, Русия Республикалары Берлеге (аның кыскача атамасын авторлар "Союз" дип атый, татарча аны "Берлек" дияргә була) — ул федератив дәүләт. Аңа кергән барлык төбәкләр дә республика статусында йөри. Берлекнең башкаласы — Мәскәү. Дәүләт теле — урыс теле. Республикалар үзләре өстәмә дәүләт телләре кабул итә ала.

Яңа Конституция өлгесе авторлары: Пристон университеты (АКШ) стипендианты, социолог Григорий Юдин, Пристон университетында (АКШ) чакырылган галим, сәяси теория белгече Евгений Рощин һәм сәяси теоретик һәм Русия фәлсәфәчесе Артемий Магун.

Документ милли республика вәкилләрендә зур сораулар уятты. Киләчәктә республикаларны бәйсез күрүче милли лидерлар Татарстан һәм Башкортстан бу Берлеккә керергә тиеш түгел дип саный. Азатлык Радиосы милли хәрәкәт вәкилләре белән бу хакта сөйләшкән иде. Бу юлы документ авторларының берсе Евгений Рощин фикерләрен тәкъдим итәбез. Рощин "Idel.Реалии" сайтының "Назинанку" тапшыруында катнашты. Аның җавапларын кыскартып бирәбез.

Киләчәк Русиянең Конституция проекты

Ни өчен "Республикалар берлеге"?

Русия Республикалары Берлеге — ул федератив дәүләт. Аңа кергән барлык төбәкләр дә республика статусында йөри.

"Нәкъ менә союз термины хокукларын һәм статусларын без хөрмәт итәргә тиешле үзаллы күп берәмлекләр кергән федератив корылышны аңлата. Нәкъ шундый берәмлекләр союзга берләшә дә. Бу бик мөһим һәм төп әйбер", ди Рощин.

"Дәүләт" термины, аның сүзләренчә, "мондый берәмлекләр арасындагы аермалыкны юу тенденциясенә ия һәм сәяси корылышның унитар корылышка таба хәрәкәт итүгә этәрә".

Русиянең 1993 елгы Конституциясе ярамадымы?

Төбәкләр вассаллык принциплары белән төзелгән кечкенә кенәзлекләргә әйләнми

Рощин сөйләвенчә, 1993 елда кабул ителгән Конституция принципларына аларның сораулары туган. Яңа документ авторлары бүгенге хакимият һәм сәяси вазгыять конфигурацияләре 1993 елгы Конституциягә салынган принциплардан да теге яки бу дәрәҗәдә килеп туган дип саный.

"Моңа үзебезнең проект ярдәмендә җавап биреп карадык. Һәм ул федерализм идеясен яңартырга тырыша: соңгы 30 ел хаталарын исәпкә алып, яңа нигезле федерация төзеп карау максаты куела.

Бу федерация киләчәктә әлегесеннән тотрыклырак булырга тиеш. Ул — үзәк көчләренә бирешми торган федерация. Ул субъектларның үзаллыгын сакларга сәләтле. Бу федерациядә теге яки бу төбәкләргә вәкаләтләр күбрәк бүлүгә корылмаган — төбәкләр вассаллык принциплары белән төзелгән кечкенә кенәзлекләргә әйләнми.

Яңа Конституциядә республикалар нинди булачак?

Яңа документта әйтелгәнчә, Русия Республикалары Берлегендә өлкәләр, крайлар, бүлгеләр булмаячак. Аның урынында республикалар булдыру каралган. Аларның саны билгеләнмәгән. "Медуза" исәпләвенчә, Берлектә 30 республика кору күзаллана. Хәзер Русиядә — 83 төбәк (моннан кала РФ хакимиятләре Украинадан аннексияләнгән 6 төбәкне дә Русиянеке дип саный). Проект авторларының берсе Артемий Магун линейка алып Русия харитасын бүләргә тәкъдим итә. Чынлыкта ничек булачак соң?

Берлектә 30 республика кору күзаллана

Евгений Рощин 30 — шартлы сан ди. "Проектта ничә республика булуын — без хәл итә торган мәсьәлә түгел. Моны сәяси вазгыять һәм тиешле карарлар кабул итәчәк аерым сәяси акторлар хәл итәчәк. Шуңа күрә республикалар саны төрле була ала: 30 да, 40 та, 90 да. Федерация принципларын төзү стадиясендә бу сорауга әле җавап биреп булмый. Шартлы рәвештә 30 республика дип алдык", ди ул.

Документ авторлары Русияне республикаларга этник принцип белән бүлүдән баш тарткан. Бүленешнең нигезендә икъдисад ятачак, диләр.

Документ авторлары Русияне республикаларга этник принцип белән бүлүдән баш тарткан. Бүленешнең нигезендә икъдисад ятачак.

"Безнең төп фикер: ничек итеп федерация субъектларын үзләрен-үзләре туендыра алырлык үзаллы һәм ирекле берәмлек итәргә. Без Америка Кушма Штатлары һәм Русия кебек әлеге вакытта федерация булып яшәүче илләр тәҗрибәсен дә, Европа берлеге кебек шартлы конфедератив берлек тәҗрибәсен дә карадык һәм бөтен очракта да хәлсез төбәкләр барлыкка килү проблемы барлыгын аңладык. Мәсәлән, Русиядә дотацион төбәкләр бар. Һәм шуннан соң башка бер проблем килә — төбәк вәкаләтләре үзәккә күчә башлый, үзәк бу төбәкләрне тәэмин итәргә мәҗбүр була", ди Рощин.

Яңа Конституция өлгесе авторлары төбәкләрнең икътисади яктан ныграк тотрыклы булуын тели.

"Икътисад — без тәкъдим иткән системның бер принцибы. Без федератив корылышны этник принципка нигезләүдән чынлап та баш тартабыз".

Дәүләт теле урыс теле

Республикалар милли принципка нигезләнеп корылмаячак

Федерациянең дәүләт теле дип урыс теле билгеләнгән. Башка телләр республикаларда дәүләт теле була ала. Шул ук вакытта, алда әйтелгәнчә, республикалар милли принципка нигезләнеп корылмаячак.

Мәҗбүри уртак тел Русиядә бүгенге кебек милли телләрне юк итүгә китермәсме? Евгений Рощин телләр белән бүгенге хәл белән ризалашу мөмкин түгел ди, әмма гомум сәяси берәмлекнең уртак аралашу теле булырга тиеш дип саный. Мәсәлән, Европа берлегендәге инглиз теле кебек.

Дәүләт теле булмаган илләр дә барлыгы белән дә килешә ул, әмма Русиядә "аралашу теле булырга тиеш" ди.

Федерациянең дәүләт теле дип урыс теле билгеләнгән. Башка телләр республикаларда дәүләт теле була ала.

"Мәдәни күптөрлелекне яклаучы институтлар бар икән, уртак тел проблемы, урыс теле булсынмы ул, французмы – бик куркыныч түгел. Дәүләт аралашу теле булырга тиештер инде ул. Бу Берлекне киләчәктә төзүчеләр, бәлки, берничә дәүләт теле кертер. Монда аның нинди тел булуы да мөһим түгел, инглиз теле дә була ала, уртак аралашу теле булу факты гына мөһим. Безнең Конституция өлгесе мәдәни күптөрлелекне яклау механизмын күз уңында тота. Федерацияне алда әйткән принцип нигезендә төзүне тәкъдим итүгә карамастан, без республикаларда күптөрлелеккә ярдәм итү һәм азчылыкларны яклау механизмнарын керттек. Әлеге механизмнар ярдәмендә, республикалар, әлбәттә, яңа телләр белән аралашу репертуарын тулыландырырга мөмкин", ди ул.

Милләтләр үзләрен ничек күрсәтә алачак?

Милли активистлар әлеге проектны тәнкыйтьләп чыкты. Милләтләргә янә мәдәният кенә кала дип борчыла алар. Артемий Магун аңлатмасында да халыкларның мәдәни-тел автономиясе хокукы трында гына әйтелә: аерым алганда, мәктәпләрдә туган телне укыту, документлар әйләнешен туган телдә алып бару, туган телдә фильмнар һәм спектакльләр карау мөмкинлеге бирелә. Бу асаба халыкларга бары тик "җыр-бию" генә калдыру булмыймы, сәясәт һәм үз халкың тормышына йогынты ясау мөмкинлеге калмыймы дигән сорауга Рощин республикаларда яшәүче халыклар моны үзләре хәл итәчәк ди.

Республикалар бу җирлектә ничек яшәвен хәл итсен өчен аны федераль үзәктән якларга ирәк

"Вәкиллек итү принцибы мөһим. Сез бу территориядә күпчелекме, азчылыкмы – анысы мөһим түгел. Әгәр милли республика төзисез икән, анда бер милләт – күпчелек, ә башкалар азчылык булачак. Һәм менә монда шундый систем уйлап табарга кирәк, бу җирлектә яшәүче бөтен кешенең дә вәкилләре булсын, хакимиятнең кануннар чыгару органнарында алар тигез дәрәҗәдә яклансын. Безнең карашка, вәкиллек системын җирле дәрәҗәдә көйләргә һәм шушы җирле дәрәҗәне якларга кирәк. Республикалар бу җирлектә ничек яшәвен хәл итсен өчен аны федераль үзәктән якларга ирәк. Җыр-бию буламы ул – анысын республика үзе карый. Теге яки бу территориядә яки республикада яшәгән этник төркемнәр гомум парламентта үз вәкиллекләрен тотар дип уйлыйм. Һәм аларның федерация кысаларында республика кануннарын билгеләү мөмкинлеге булачак", ди Рощин.

Аның сүзләренчә, иң мөһиме – локаль ирекләрне яклау механизмнары. Әгәр алар йомшак була икән, чынлап та, үзәк куәтләнеп китәчәк һәм төбәкләргә бары тик җыр һәм биюләр генә биреләчәк.

Берлеккә керү һәм чыгу

Конституция өлгесендә республикаларның ничек Берлеккә керүе турында язылмаган. Аны язучылар өлгенең аңлатмасында болай дип яза:

Әгәр дә республика ватандашларының 70%ы Берлектән чыгуны хупласа, бу кабул ителгән карар дип санала

"Русия төбәкләренең безнең яңа федерациягә кермәү хокукы бар. Бу Конституциядә җәяләр эченә алынган, чөнки бу (мәсьәлә) гамәлгә кую процессына карый".

Шул ук вакытта республикаларга Берлектән чыгу хокукы бирелә. Бу Конституция өлгесенең 7.5 маддәсендә язылган. Моның өчен катлаулы юл узарга туры киләчәк. Иң элек республикада яшәүчеләрнең кимендә 15 процентыннан имза җыю һәм Гражданнар шурасындагы (муниципаль шура) депутатларның кимендә 15 процентынан яклау табу кирәк. Ярты елдан соң референдум үткәрү каралган.

"Әгәр дә республика ватандашларының 70%ы Берлектән чыгуны хупласа, бу кабул ителгән карар дип санала. Федераль җыелыш Берлек Конституциясенә үзгәрешләр кертә", диелә Конституция өлгесендә.

Шулай да халыкара мәйданда Берлек "бердәм һәм бүленмәс суверен дәүләт" буларак тәкъдим ителәчәк, диелә.

Рощин Берлектән чыгу мәсьәләсе әлегә хәл ителеп бетмәгән ди.

Ә менә керүгә килгәндә — монысы ихтыяри.

"Берлеккә кем керә, кем кермәвен без хәл итәбез дию — беркатлылык булыр иде. Бу Русия хакимиятенә яңа кеше килүдән яки бүгенге режим алышыну белән бәйле ниндидер сәяси, йә конституцион кризис килеп чыгудан соң туган хәлләр мәсьәләсе. Бәлки, бу иртәгә үк булмас, бәлки 30 елдан, бәлки, тагы да озаграк... Шул вакытта килеп туган сәяси вазгыятьтә төбәк вәкилләре федерациягә керү-кермәү турында карар кылачак. Кемнең нинди позициядә булачагын хәзер бөтенләй фаразлап булмый", ди Рощин.

Республикалар башка дәүләтләр белән элемтәләр булдыра аламы?

Евгений Рощин сүзләренчә, төбәкләр башка дәүләт субъектлары белән элемтәләр булдыруга хокуклы. Әмма зур тышкы сәясәт мәсьәләләрен Берлек үзе хәл итәчәк.

"Шартлы әйткәндә, федерациянең бер төбәге дә конфликт тудырырга, сугыш игълан итәргә, Берлек яки федерация үзәгеннән башка тынычлык килешүе төзергә тиеш түгел. Шуңа күрә сүз федерация субъектларына үз тормышларын оештыруга ирекләр бирү турында бара, ә глобаль дөнья мәсьәләләре, зур сәясәт — федераль үзәктә кала.

Шул ук вакытта безнең проект башкаларыннан аерылып тора. Яңа Конституциядә федераль үзәк — ул төбәкләрнең коллектив ихтыяры. Монда без хакимиятне яңадан корырга тәкъдим итәбез. Төбәкләрнең коллегиаль органы булачак — Республикалар пулаты. Нәкъ менә ул сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен хәл итә, кораллы көчләрне куллану турында карар кабул итә.

Төбәкләргә безнең проектта җитди урын бирелә. Аларның төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә вәкаләтләре арта", дип сөйләде Рощин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG