Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстиннән эвакуацияләнгән 250 кеше Башкортстанга, 100 кеше Татарстанга китереләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Чечняда Газзә сызыгы качакларын "Чеченавто"га эшкә урнаштырачаклар, биредә Русия гаскәре куллансын өчен ГАЗ һәм УАЗ машиналары җыялар.

Русия хөкүмәт йорты Фәләстиннән эвакуацияләнгән 1,5 меңләп кешене төрле төбәкләргә билгеләде. Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты. Документтан күренгәнчә, Татарстан 100 кешене кабул итәчәк.

Эвакуацияләнгәннәрне Русиянең Төньяк Кавказ, Үзәк һәм Идел буе федераль бүлгеләрендәге 12 төбәгендә кабул итәчәкләр. Барлыгы 1447 качак турында сүз бара.

Иң күп кешене (250шәр) Башкортстан белән Чечняга җибәрәләр. Шулай ук эвакуацияләнгәннәрне Липецки, Рязань, Тверь, Тула, Ярослав, Дагыстан, Ингушетия, Кабардино-Балкария һәм Карачай-Черкес төбәкләре кабул итә.

Шул ук вакытта Чечняда Газзә сызыгы качакларын "Чеченавто"га эшкә урнаштырачаклар, биредә Русия гаскәре куллансын өчен ГАЗ һәм УАЗ машиналары җыялар. Бу хакта Грозныйда качаклар белән очрашуда республиканың сәнәгать министры Адам Хәкимов һәм Дәүләт сәясәте, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Ахмед Дудаев белдерде, дип яза "Осторожно Новости".

Алар фәләстиннәрне башта өйрәтергә ә аннары эшкә урнаштырырга кирәк дип искәрткән. Аңа кадәр фәләстиннәргә урыс телен өйрәтәчәкләр, тел курслары качаклар лагерында уза диелә.

Былтыр ноябрьдә Казанга Газзәдән 10 кеше кайтты, алар барысы да бер гаилә әгъзалары иде.

"Бер сүз белән әйткәндә, Газзә бүтән юк. Без үзебезнең өйдә иремнең туганнары белән яшәдек. Каһирәдә булган чагымда хәбәр килде — безнең өйне тулысынча җимергәннәр. Анда хәзер интернет та, кәрәзле элемтә дә юк, без хәтта шалтыратып кем үлгән, кем калган икәнен белешә алмыйбыз", дип сөйләгән иде Газзәдән кайткан Рушания Закирова.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган) отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 240 кеше тотык итеп алынды.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
  • Бәрелешләр башланып алты ай узганнан соң, ХӘМӘС Газзә сызыгының бер өлеше, аерым алганда көньяктагы Рафах шәһәрен әле контрольдә тота. Тыныч халыкның күп өлеше, ягъни башка районнардан эвакуацияләнергә мәҗбүр булган фәләстин халкы нәкъ шунда тупланган.
  • Израиль хакимияте Рафахта ХӘМӘСкә каршы хәрби чара әзерләвен хәбәр итте, ләкин дөньяның күп илләре, шул исәптән АКШ, халыкның иминлеген тәэмин итү кирәклеген ассызыклап, мондый чарага каршы.
    Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 33 меңнән артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG