Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes исемлегенә кергән Татарстанның дүрт миллиардеры бер ел эчендә 1,5 тапкырга баеган


Радик һәм Айрат Шәймиевләр
Радик һәм Айрат Шәймиевләр

Быел Русиядән миллиардерлар саны 125кә җиткән, узган елны алар 110 кеше булган. Forbes исемлегенең беренче урынын "Лукойл"ның башлыгы Вагит Алекперов били, аның кесәсендә 28,6 млрд доллар акча бар. Узган елда ул исемлекнең икенче урынында иде.

Forbes исемлегенә кергән Татарстанның дүрт миллиардеры бер ел эчендә 1,5 тапкырга керемнәрен арттырган. Алар дүртесе дә элеккеге "ТАИФ" кешеләре. "ТАИФ" "Сибур"га сатылгач, бу эшкуарлар да баеган.

"Татавтодор"ның баш мөдире Айрат Шәймиев 2023 елда 85нче урында торган (1,4 млрд доллар байлыгы булган). Ә хәзер ул 61нче урында тора һәм 2,4 млрд доллар акчасы бар.

"ТАИФ"ның "Сибур" йотмый калган мөлкәте белән идарә итүче "ТАИФ" оешмасы мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев быел 2,2 млрд доллар белән 63нче урынга күтәрелгән, ә 2023 елда ул 92нче урында гына булган (1,3 млрд доллар).

"НИРА-экспорт" ширкәте баш мөдире Радик Шәймиев 2,2 млрд доллар белән 64нче урынга чыккан (бер ел элек 86нчы урында торган һәм 1,4 млрд доллары булган).

"Сибур" хиссадары һәм мөдирләр шурасы әгъзасы Альберт Шиһабетдинов 65нче урында, аның мөлкәтен 2,2 млрд доллар дип бәяләгәннәр (2023 елда 1,3 млрд доллар белән 93нче урында булган).

Быел Русиядән миллиардерлар саны 125кә җиткән, узган елны алар 110 кеше булган. Forbes исемлегенең беренче урынын "Лукойл"ның башлыгы Вагит Алекперов били, аның кесәсендә 28,6 млрд доллар акча бар. Узган елда ул исемлекнең икенче урынында иде.

  • Узган елның сентябрендә Азатлыкта Татарстан миллиардерларының Украинадагы сугышка ничек ярдәм итүе турында тикшеренү чыкты.
  • Татарстанның югарыда телгә алынган дүрт миллиардеры 2014 елдан бирле хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларын тәэмин итеп акча эшли, бу оешмалар Украинадагы тыныч халыкны үтерүдә дә кулланыла торган корал чыгара. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу дүртлектәге өч кеше тагын да баюы, ә икесенең – Айрат Шәймиев белән Альберт Шиһабетдиновның Русия президенты Владимир Путин кулыннан югары дәүләт бүләкләре алуы ачыкланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG