Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom Housе: Русиядә демократия артка тәгәри


Элекке совет илләренең күбесендә соңгы дистә елда демократик идарәдә артка китеш күзәтелә. Freedom House хисабына күрә, элекке cовет илләрендә халыкның 80%, ягъни якынча 220 миллион кеше авторитар режим астында яши.



Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Freedom Housе оешмасының "Күчеш чорындагы халыклар" исемле хисабында элекке совет илләренең соңгы дистә елда демократия ягыннан артка китүе әйтелә. Шулай ук бу илләрдә цивиль җәмәгатьчелек, медиа, гаделлек һәм ирек өлкәсендә дә җитешсезлекләр күзәтелә.

Русиядә демократия торышы

Кристофер Уолкер
Freedom Housе оешмасы мөдире Кристофер Уолкер фикеренчә, үз төбәгендә демократик юнәлештән иң күп тайпылган илләрнең башында Русия тора.

Уолкер фикеренчә, цивиль җәмәгатьчелеккә басымнар, матбугат иреген кысу, рәсми даирәдә ришвәтчелекнең котыруы Русиянең соңгы 10 елдагы кискен тайпылышын күрсәтә.

"Соңгы 10 елда Русиядә "Путин-Медведев чоры" дип аталган дәвердә, гаделлекнең таянычы саналган демократия күп зыян күрде. Икътисади тәрәккыять яисә бөлгенлек моңа тәэсир итә. Нәтиҗәдә бу үзгәрешләр басымны арттыра һәм мөһим институтларны кимерә", ди Уолкер.

Уолкер, бу үзгәреш Русиягә тирәсендәге илләргә дә турыдан-туры тәэсир итә, ди. Вакыт белән җитәкчеләр көче арта, авторитар дәүләтчелек ныгый. Мисал өчен, Кыргызстан һәм Азәрбайҗан кебек илләр.

Украина һәм Грузия

Русиядән кала кайбер элекке совет илләрендә демократия өлкәсендә тәрәккыять күзәтелгән. Украина боларның берсе.

Украина демократик стандартларны үзләштерүдә соңгы 10 елда зур тырышлык күрсәткән. Freedom Housе хисабына караганда, ике элекке cовет иле Украина белән Грузиядә авторитар дәүләтчелекнең яртылаш яисә бөтенләй юкка чыгуын күзәтелгән.

"Күчеш чорындагы халыклар" хисабы 2009 елның ахырына кадәр булган хәлне чагылдыра. Февраль аенда Виктор Януковичның сайлануы белән кеше хокукларын яклаучылар медиа һәм башка өлкәдәге иреклекләрнең акрынлап кысыла баруы турында белдерә.
XS
SM
MD
LG