Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСИНның Пермь төбәге идарәсендә Фаил Алсыновны кыйнауларын кире кагалар


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Пермь ФСИНы Фаил Алсыновтан шикаять һәм гаризалар булмады, дип ышандыра.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Пермь төбәгендәге идарәсе матбугат хезмәте 59.ру басмасына башкорт активисты Фаил Алсыновны кыйнау турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип белдергән.

Оешма мәгълүматынча, Алсынов 29нчы төзәтү колониясенә 7 июньдә килгән һәм имештер шәхси әйберләрен тикшерергә рөхсәт итмәгән.

Колония хезмәткәрләре Алсыновны физик көч һәм махсус чаралар кулланырга мөмкин булулары турында кисәткән, тик ул барыбер баш тарткан диелә. Басма язуынча, шуның өчен колония хезмәткәрләре аның кулларын аркасына каерып куйган.
Пермь ФСИНы Фаил Алсыновтан шикаять һәм гаризалар булмады, дип ышандыра.

Шулай ук Фаил Алсыновка көч кулланган мизгел видеорегистраторга төшерелгән диелә. Хәзер оешмада бу хәл белән бәйле тикшерү үткәрәләр.

Кичә, 10 июньдә Фаил Алсыновның абыйсы, аны Пермь колониясенә китергәннән соң кыйнаган булулары ихтимал, дип белдерде. Әлегә моңа төгәл дәлилләр юк.

Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков ИК-29 колониясенә юл тотун хәбәр итте. "Аның нинди хәлдә булуы турында җентекләп белмим. Гомуми мәгълүмат кына бар. Тиздән анда барам" диде ул.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG