Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дирижер Фуат Мансуров вафат булды


12 июньгә каршы төндә Мәскәүдә 82 яшендә танылган дирижер Фуат Мансуров вафат булды.

Русия, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Фуат әфәнде Мансуров озак еллар буена Зур театрның дирижеры, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры булып эшләде. Ул оркестр музыкантларын тәрбияләү эшендә гамәлгә яңа ысуллар кертте.

Фуат Шакир улы Мансуров Алма-Атада туган. Казакъстан дәүләт университетының физика-математика факультетын, Алма-Ата дәүләт консерваториясен, Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган.

1950нче елларда Казакъстанның төрле оркестрларында дирижерлык иткән. 1951-1971 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә укыткан, 1980 елдан Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, 1963 елдан Мәскәү дәүләт консерваториясе оркестрының баш дирижеры, 1966 елдан Зур дәүләт академия театры дирижеры.

1986 елдан Казан дәүләт консерваториясе профессоры, 1989 елдан Татарстан дәүләт симфония оркестрының баш дирижеры.

Фуат әфәнде берничә телдә иркен сөйләшкән күпкырлы шәхес, чын татар зыялысы иде. Альпинизм һәм тимераякта шууда спорт мастеры.

Фуат Мансуров белән хушлашу мөрәсиме 18 июнь җомга көнне Зур театрда үтәчәк.
XS
SM
MD
LG