Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә бер генә бала укыса да мәктәпне япмыйлар

Дөньяда нефть һәм газ сатуда иң алдынгы урыннарда булган Русия хакимияте оптимизация сылтавы белән соңгы елларда күп кенә мәктәпләрне япканда, Грузиянең Макарта авылындагы башлангыч мәктәптә бары бер генә укучы булса да, мәктәп эшләп килә. Тауда урнашкан бу авылда утызлап кына кеше яши. Тугыз яшьлек Бачо Циклаури әлегә шушы башлангыч мәктәптә укый. Авылдагы зуррак өч бала, шул исәптән Бачоның бертуган абыйсы Дато дүрт чакрымдагы күрше авыл мәктәбенә йөри. Reuters хәбәрчесе Давид Мдзинаришвили Макарта авылында бер көнен Бачо белән бергә үткәргән.

XS
SM
MD
LG