Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиянең яңа президенты итеп Вульф сайланды


Германиядә Һорст Көлернең көтелмәгәндә вазыйфадан чигенүе белән бушап калган президентлык урынына Меркель тәкъдим иткән намзәт Кристиан Вульф сайланды.

Түбән Саксония башлыгы 51 яшьлек Кристиан Вульф, Германия парламентында 9 ярым сәгать дәвам иткән тавыш бирүнең 3нче турында гына күпчелек тавышка ирешә алды.

Криcтиан Вульф 625 тавыш белән Германиянең 10нчы президенты буларак сайланды.

Германия матбугаты Вульфның өченче турда гына сайлана алуын Меркель өчен җиңелү буларак атады.

Журналистлар Вульфның беренче һәм икенче турда күпчелек тавышка ирешә алмавын, Меркель җитәкчелегенә тәнкыйть белдергән кайбер хакимият партияләренең җавабы буларак атый.

"Die Welt" газетасы сайлауны "маҗаралы" дип атаганда, "Berliner Morgenpost" газетасы исә "Вульф җиңде - Меркель югалтты" дигән баш исем кулланды.

Кристиан Вульфны сайланганнан соң, башта Германия канцлеры Меркель һәм Германиянең иң яшь беренче ханымы 36 яшьлек хәләл җефете тәбрик итте.

Германиядә президент символик көчкә генә ия.

Соңгы президент сайлавы Меркельнең коалиция хөкүмәте алдында зур сынау буларак күрелә иде.

Көлер белән хушлашу

Меркель хөкүмәтенең Греция белән бергә евро зонадагы икътисади авырлык кичергән башка илләргә кризистан чыгу өчен коткару планын игълан итүе, халыкта ризасызлык тудырган иде.

Көлер, алман хәрбиләренең роленә карата бер әңгәмәдә әйткән сүзләренә тәнкыйтьнең артуы сәбәпле, вазыйфадан баш тартачагын белдергән иде.

Алман президенты Һорст Көлер май ахырында вазыйфадан китте.
XS
SM
MD
LG