Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госманлы солтаннарының нәселе өзелде


Якшәмбе көнне Госманлы патша нәселенең беркайчан да тәхеттә утырмаган соңгы вәкиле җирләнде. Эртугрул Госманоглу 92 яшендә Истанбулда вафат булды.

Госманлы сараенда үскән Әртугрул беркайчан да тәхеттә утырмады. 20 гасыр башында дөньяларның кискен үзгәрүе - Госманлы патшалыгының таркалуы һәм Анадолу җирләрендә секуляр төрек дәүләте төзелү, шуннан соң Мостафа Кемал Ататөрекнең хәлифәлекне бетерүе - аны ватаныннан еракка алып китә һәм ул гомеренең шактый өлешен читтә үткәрә. Сөргендә яшәгән госманлы патшасының соңгы оныгы бу атнада вафат булды.

Госманлы һанәданы, ягъни патша гаиләсеннән булган Әртугрул әфәнде Госманоглу 1994 елдан бирле патша гаиләсенең исән калган соңгы әгъзасы иде. Ул татарларның Төркиягә күчеп урнашуына ярдәм иткән Габделхәмит ханның оныгы.

1912 елда туган Әртугрул әфәндегә Төркиядән киткәндә нибары 10 яшь була. Ул укуын Венада тәмамлый. 1924 елда Төркиядә хәлифәлек бетерелгәч, ул инде ватанына кайта алмый. Шул елны аны бөтен гаиләсе белән илдән сөргенгә җибәрәләр.

70 ел ватан хәсрәте белән яшәгән Әртугрул бәй сөргендәге әфган шахзадәсе Габдел Фәттахның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Шулай берләшкән ике патша гаиләсе АКШта гомер итә.

Әртугрул ватанына беренче тапкыр 1992 елда гына кайта ала.

Сөргендә булу сәбәпле, озак еллар иленә кайта алмаган Әртугрул әфәндегә Төркия ватандашлыгы 2004 елда кире бирелә.

Солтан оныгы булуы белән горурланган Әртугрул әфәнде асылда бер илнең дә ватандашлыгын кабул итми, ул адвокаты биргән махсус хат белән генә сәяхәт итә. Ләкин 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң, иминлек сәбәпле паспорт таләп ителә башлагач, ул төрек паспортын ала.
XS
SM
MD
LG