Гвинея-Бисау президенты Умаро Сисоку Эмбало Казанга килгән, аны очкычыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алган. Бу хакта "Татарстан 24" җиткерә.
Эмбало Мәскәүдәге 9 май бәйрәме уңаеннан оештырылган Җиңү көнендә катнашты, аны анда Владимир Путин чакырган иде.
Күптән түгел Эмбало белән Миңнеханов Гамбиядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләренең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары җыенында очрашкан иде. Анда Миңнеханов Гвинея-Бисау президентын Татарстанга чакырган.
Эмбалоның Казанга сәфәре Русия белән Гвинея-Бисау арасында ике яклы хезмәттәшлекне арттыру, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне көчәйтү турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк диелә хәбәрдә.
- Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә. Сугыш башланганнан соң, Миңнеханов Үзәк Азия илләре һәм ислам дәүләтләренә сәфәрен ешайтты. Татарстан Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр.
- Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата кертелгән санкцияләрдән соң Татарстан икътисады кыенлыклар кичерә башлады. Бу шартларда Татарстан президентының БДБ илләренә дә сәфәрләре ешайды. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башлыгы белән очрашып, сәүдәне арттыру турында сөйләште. Үзбәкстанга да эш сәфәре кылды. Ташкентта ул президент Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты, "Чирчик" химия сәнәгате технопаркы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. Аңа кадәр Татарстанга Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев килде. Ул "КАМАЗ" һәм "ТАНЕКО" заводлары эшчәнлеге белән танышты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум