Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстан түрәләренә Сабантуйда һәр утарга кереп ашамаска кушты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Кешеләр белән аралашыгыз, кәефләре ничек белешегез. Ниләр эшләвебезне аңлатыгыз. Бу гастрономия ризыклары күргәзмәсенә әйләнмәсен инде", дигән ул.

Башкортстан башлыгы республика түрәләренә Сабантуйларда утарларга кереп ризыкларга дегустациясе ясап йөрмәскә кушкан. Радий Хәбиров сүзләренчә, халык бәйрәме - түрәләрне ашатырга кирәк булган гастрономия күргәзмәсенә әйләнмәскә тиеш. Бу хакта UTV җиткерә.

"Без анда барабыз икән, төп кунаклар булабыз һәм безне бөтен утарларда да ашатырга тиешләр дигән фәлсәфәне үзгәртергә кирәк сезгә. Болай эшләргә кирәкми. Килдегез, эш өчен файдалы итеп карап чыктыгыз. Иң мөһиме - кешеләр белән аралашыгыз, кәефләре ничек белешегез. Ниләр эшләвебезне аңлатыгыз. Бу гастрономия ризыклары күргәзмәсенә әйләнмәсен инде", дип белдергән Хәбиров оператив киңәшмәдә.

Башкортстанда быел беренче Сабантуй Әбҗәлил районында 25 майда үтәчәк. Калган район-шәһәрләрдә исә июньдә ниятләнә.

Сабантуйларның түрәләрне ашатып-эчертү бәйрәме булуына моңарчы Азатлык белән сөйләшкән белгеч тә игътибар иткән иде.

"Район үзәкләре, шәһәрләрдә узган бәйрәмнәрдә совет исе калды. Мәсәлән, кунаклар, түрәләр өчен булдырылган трибуна калды. Күңелем кабул итми шуны. Трибунага килеп утыручылар белән Сабан туе башлана, аннан китсәләр, кем өчендер Сабан туе шуның белән бетә дә. Трибуналарда утырган кешеләр бераз тамаша карый да аның артында көйләнгән табынга күчә. Халык мәйданда теләсә нишләсен, ә безнең үзебезнең табын монда килеп чыга.

Әле табында ашау-эчү генә түгел, килгән кунакларга бүләк бирешүләр дә бар. 5 ел элек үзем шундый чарага эләктем. 250 кунак чакырылса, район башлыгы ашатудан тыш 8 мең сумлык бүләк тә әзерләгәнен белдем. Һәрберсенә бирелде. Сабан туе бюджетының зур бер өлеше кунаклар өчен табын һәм аларга бүләк әзерләү өчен киткәнен аңлап була", дип сөйләде ул.

  • Русиядәге бу елның беренче Сабантуе 29 апрельдә Сочида үтте.
  • 15 июньдә Пермь краенда Бөтенрусия авыл Сабантуе үтәчәк. 6 июльдә Мари илендә Федераль Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр. 25 июльдә Омски өлкәсе Иртыш Сабантуен уздырачак.
  • Татарстанның үзендә исә авылларда һәм район үзәкләрендә сабан бәйрәмен 8-9 июньдә үткәрәчәкләр. Чаллыда - 15 июньдә, Казанда - 23 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
  • Шул ук вакытта быел 17 февральдә Майамида елның беренче Сабантуе узды. 300дән артык кеше җыелды. 2015 елдан бирле ел саен узып килгән бәйрәмнең дәрәҗәсе үсә бара, ди аның оештыручылары һәм анда катнашучылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG